Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 28.08.2023

Чаллы мэры 12 хәрбинең әти-әнисенә, хатыннарына, туганнарына Батырлык ордены тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, туганнарына, хатыннарына Батырлык ордены тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Атна ахырына Татарстанда +23 градуска кадәр җылыта

Tatar-inform.tatar 

Бүген төнлә Казанда болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр явар дип көтелә. Һава температурасы +7...+9 градус тәшкил итәчәк. 29 августта көндез явым-төшем көтелми, синоптиклар аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Һава +18..+20 градуска кадәр җылыначак. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә җил төньяктан булачак, тизлеге секундына 7-12 метрга, урыны белән секундына 14 метрга кадәр булырга мөмкин.

Читать дальше...

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү ярминкәсендә 200дән артык китап тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

30 августтан 3 сентябрьгә кадәр Мәскәүдә 36 нчы Халыкара китап ярминкәсе уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Иран һәм Белоруссиядән 300дән артык нәшриятчы катнашачак. Татар китап нәшрияты тарихи һәм кулинар төрдән алып балалар басмаларына кадәр төрле жанрдагы 200дән артык исемдә китап тәкъдим итәчәк.

Читать дальше...

Казан дәүләт мәдәният институтында «Арт-галәм» хакатоны узачак

Tatar-inform.tatar 

13-14 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Арт-галәм» («Арт-вселенная») хакатоны узачак. Ул «KazanDigitalWeek-2023» Халыкара форумы кысаларында digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында Хокукый ярдәм үзәген карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк Хокукый ярдәм үзәгендә булды. Республика җитәкчесе өчен экскурсияне Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.

Читать дальше...

Чаллыда «Лада» шоферы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерә, зыян күрүче хастаханәгә озатылган

Tatar-inform.tatar 

Чаллының Мәскәү проспектында «Лада» шоферы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Юрий Данилов Николой Морозовны Казан мәдәният институтына укытырга кайтаруны сорады

Tatar-inform.tatar 

Кинооператор Юрий Данилов үзенең уңышлары өчен педагогы Николай Морозовка рәхмәтләрен җиткерде һәм аны Казан дәүләт мәдәният институтына укытырга кайтару мәсьәләсен күтәрде.

Читать дальше...

Татарстанга әбиләр чуагының кайчан киләчәге билгеле

Tatar-inform.tatar 

Быел әбиләр чуагы Татарстанга сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртә килмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

Читать дальше...



Бөгелмәдә балалар мәйданчыгында малай имгәнгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә малай өстенә балалар мәйданчыгының уен элементы төшкәч, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ метеорологы 1 сентябрьдә Казанда һава торышының нинди булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Алдагы бәйрәм көннәрендә — 30 августта һәм 1 сентябрьдә – Казанда явым-төшемсез рәхәт һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Читать дальше...

Ирада Әюпова: Музыкаль-драма театры ачу юнәлешендә җәмәгатьчелек белән киңәшәбез

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә ГИТИС чыгарылышлары белән очрашуында Камал театры бинасы һәм музыкаль-драма театры темасы күтәрелгән.

Читать дальше...

Дәүләт Думасына муниципалитетларга самокат прокатын тыю хокукы турында проект кертелде

Tatar-inform.tatar 

Үз теләге һәм халык ризалыгы белән, муниципаль хакимиятләр электр самокатын вакытлыча файдалануга алуны тыю яки аларның хәрәкәт тизлеген чикләү хокукына ия була ала. Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков тиешле закон проектын парламентның түбән палатасына керткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия Диния нәзарәте: Дөньякүләм оешмалар Коръән яндыру акциясенә тиешенчә җавап бирми

Tatar-inform.tatar 

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Коръән яндыру акцияләренә нәтиҗәле каршы тору мәсьәләсен күтәрү өчен мөселманнар, христиан, яһүд һәм буддистлар катнашында зур дини конференция җыярга тиеш иде. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Альбир Крганов шулай дип саный.

Читать дальше...

Польша һәм Балтия илләре "Вагнер" сугышчыларының Беларустан китүен таләп итә

Azatliq.org 

Польша эчке эшләр министры әйтүенчә, Европа берлеге илләре вагнерчылар катнашында "хәрби хәлләр" килеп чыгарга мөмкин дип саный. Бу очракта Польша һәм Балтия илләре Беларус белән чикләрне тулысынча ябарга әзер, ди Камински.

Миңнеханов Байлар Сабасында ат спорты комплексының яңа корпусын ачты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Байлар Сабасында ат спорты комплексының яңа корпусы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул республикада ат спортын популярлаштыруга зур игътибар бирелүен ассызыклады.

Читать дальше...

Дмитрий Песков Пригожинны җирләү турындагы сорауга җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожинны җирләү турында әлегә мәгълүмат юк. Аның датасы һәм урынын раслау өчен туганнары фикере кирәк. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года


Омск өлкәсенең Туйчы авылы укытучысы Фәнзия Саттарова һөнәри осталык бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсендә «Һөнәри осталык һәм казанышлар өчен премияләр» конкурсына йомгак ясадылар. Анда 17 укытучы җиңүче булды. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Омск татарлары» төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Песков Путинның Эрдоган белән тиздән булачак очрашуы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин белән Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуы якын арада булачак. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Ул сөйләшүләргә әзерлек «бик тыгыз алып барыла» дип ассызыклады. Бу турыда РИА Новости яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Саба районында яңа биологик чистарту корылмаларын карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында эш сәфәрендә булды. Башка обьектлар белән бергә, ул Байлар Сабасы территориясендә көнкүрештә агынты суларны чистарту өчен хезмәт итүче яңа биологик чистарту корылмаларын карады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис






Почти 6 тыс знаков отличия ГТО получили жители Подмосковья за три месяца 2024 г

«Дорога в будущее»: 50 лет назад на строительство БАМа отправился первый комсомольский отряд

В Подольске задержали молодого человека с полкило марихуаны

Вот до чего доводит пьянство: пешеход в реанимации и несколько поломанных судеб