Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 02.08.2023

Аксубай районы мәгариф учреждениеләре Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм әзерли

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районы мәгариф учреждениеләре Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм әзерли. Аны җыюда район мәгариф учреждениеләре актив катнаша. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәмендә контрактлы хәрби хезмәткә сайлау мобиль комплексы эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта «РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлавың!» акциясе узачак. Чара «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме көнендә оештырыла.

Читать дальше...

Мишустин Казан лицеен тәмамлаган Перовка язмышына тәэсир иткән өч китап турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Казанның 131 нче лицеен тәмамлаган Никита Перов РФ премьер-министры Михаил Мишустинның халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр белән очрашуында катнашты. Ул Хөкүмәт башлыгыннан аңа иң зур тәэсир калдырган китаплар турында кызыксынды. Видеоны Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте чыгарды.

Читать дальше...

Россиянең Төркмәнстандагы илчесе: Ашхабадта Рөстәм Миңнехановны көтәбез

Tatar-inform.tatar 

Төркмәнстан Татарстан белән хезмәттәшлек итә һәм республика вәкилләренең сәфәрләре аның өчен традиционга әверелде, дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы гадәттән тыш һәм гулы вәкаләтле илчесе Иван Волынкин. Аның сүзләренчә, көз көне Ашхабадта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны эш сәфәре белән көтәләр.

Читать дальше...

Менделеевскида контрактчыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Һава-десант гаскәрләре көнендә Менделеевскта тантаналы митинг узды. Район башлыгы Радмир Беляев хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын десантчыларга — махсус операциядә катнашучы рядовой Игорь Бажановка һәм Ренат Гыйләҗевка тапшырды.

Читать дальше...

Төркия беренче тапкыр Россия туристлары өчен иң кыйммәтле биш ил исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Бу җәйдә Төркия беренче тапкыр Россия туристлары өчен иң кыйммәтле илләр исемлегенә керде. Сәяхәт бәясе буенча беренче урында Мальдив утраулары кала, иң арзан юнәлеш – Россия, дип хәбәр итә «Интерфакс». Агентлык бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенең (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзега сылтама белән яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Ирек Мәгъсүмовны Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов хәрби махсус операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгъсүмовка телеграмма җибәрде. Ул аны Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

Читать дальше...

Казан ипподромының элеккеге директоры Марат Гыйльфановны өй арестыннан чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

Казан ипподромы директоры Марат Гыйльфановка сак чарасы үзгәртелде. Гыйльфанов өй арестыннан азат ителә, аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә сак чарасы сайлана, дип хәбәр итәләр Совет районы судының матбугат хезмәтендә.

Читать дальше...



Путин: Россия Африканың дүрт иле белән сәүдә итү турында килешүләр әзерли

Tatar-inform.tatar 

Россиянең Мисыр, Марокко, Тунис һәм Алжир белән сәүдә итүе турында килешүләр әзерләнә, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин. Ул Африканың башка илләрен дә күздән ычкындырмаска чакырды, аларның да үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәгъсүмовка Россия Герое исемен бирү турында: Якташыбыз белән горурланабыз!

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, Мамадыш районында туган подполковник Ирек Мәгъсүмовның бүләкләнүенә ихтирамын белдерде. Ул бөтен республиканың аның белән горурлануын белдерде һәм Россияне яклаучыларга рәхмәт җиткерде.

Читать дальше...

Белгеч доллар курсының 100 сумнан артып китәчәген белдерде

Tatar-inform.tatar 

Евро һәм доллар июль антирекордларын яңартуны дәвам итәләр. Мәсәлән, евро бүген төштән соң 102 сумнан артып киткән, дип китерелә Мәскәү биржасы мәгълүматларында. Доллар курсы «иртәгә» исәп-хисаплары белән 70 тиенгә артып, 93,03 сумга җитте. Антирекордларның сәбәпләрен һәм рубльнең көчсезләнүе дәвам итәрме-юкмы икәнен «Татар-информ»га «Арикапитал» идарәче компаниясе генераль директоры Алексей Третьяков сөйләде.

Читать дальше...

Нурлат районыннан тагын дүрт кеше махсус хәрби операция зонасына китте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанның Нурлат районыннан дүрт кеше контракт буенча хезмәт итү өчен махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Аларны тантаналы рәвештә Нурлат хәрби комиссариатыннан озаттылар, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».

Читать дальше...

Галим Татарстанда аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

Кыска тәнәфестән соң Татарстанга аномаль эсселәр кире кайта. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, атна ахырында Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк. КФУ профессоры Юрий Переведенцев безнең полосада җәйнең соңгы ае өчен гадәти булмаган эссе һава торышының сәбәпләрен аңлатты.

Читать дальше...

Чаллыда танышыннан акча алган ир-атка бу бурычын 3 миллионга арттырып түләргә туры килгән

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда яшәүче ир-атка 1,5 миллион сум бурычын түләмәгән өчен Россиядән читкә чыгу тыелган, банк счетлары һәм күчемсез милеге кулга алынган. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Аннексияләнгән Кырымда сивил журналист Куламет Ибраимов гаиләсе яши торган йортта тентү узган

Azatliq.org 

Ул 27 июльдә Акъярда Югары мәхкәмә бинасы янында башка кырымтатарлар белән бергә тоткарланган иде. 14 кешедән бары аны гына сак астына алдылар. Куламет Ибраимов биш көн сак астында утырып чыкты.

Зөфәр Рәмиев: Марсель Ибраһимов Тукайның әсәрләрен русча тәрҗемә итеп чыгарырга исәпли

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов Габдулла Тукайның барлык әсәрләрен диярлек рус теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәпләвен әйтте.

Читать дальше...

Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Кремлендә бүләкләү тантанасында махсус операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгъсүмов катнашты. Татарстанның Мамадыш районында туган кыю ир-егеткә Россия Герое исеме бирелде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Әдәби кафеда Равил Сабырның яңа китабы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

10 августта Әдәби кафеда Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» дип исемләнгән китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе, автограф-сессиясе узачак.

Читать дальше...

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында Самара татар-мишәрләренең биюләрен өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Кабан күле буенда 3 августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Бу юлы Казан халкын һәм кунакларын Самара татар-мишәрләре биюенә өйрәтәчәкләр.

Читать дальше...

Сәламәтлек министрлыгы сентябрьдән медицина хезмәте түләүле булачак дигәнне кире какты

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер хезмәтләр 1 сентябрьдән түләүле булачак, дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТАССка Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сөйләде.

Читать дальше...

Еще четыре нурлатца отправились в зону СВО для службы по контракту

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня в Нурлатском военкомате состоялась отправка нурлатцев, изъявивших желание принять участие в СВО по контракту. «Мы идем туда, чтоб наши семьи жили спокойно», – в один голос заявляют бойцы.

Нәзарәттә абыстайлар җыены үтте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан мөфтиятендә «Абыстайлар җыены» дип исемләнгән беренче форум үтте. Әлеге форумга Татарстанның 35 районыннан мөслимәләр берлеге җитәкчеләре һәм Казанның барлык мәчетләреннән абыстайлар җыелды. Биредә республика абыстайлары үз эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрне билгеләп, нәтиҗәле эш алып бару өчен бергәләп фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

Читать дальше...

В «Вишневой поляне» Нурлатского района прошло профилактическое мероприятие по ПДД

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ребята, отдыхающие в третьей смене детского оздоровительного лагеря, выполняли ряд тематических заданий. Цель – предупреждение фактов детского дорожно-транспортного травматизма и формирование транспортной культуры среди несовершеннолетних.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Полина Михайлова

Россиянка Полина Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису






Режиссер мультфильма «Бременские музыканты» Ковалевская чуть не умерла в Москве

Московская канатная дорога на майские праздники изменит свой режим работы

Жители Москвы примут участие в краеведческом диктанте «Московский код»

Поезд Москва–Выборг все лето будет ходить до станции Сортавала