Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 06.08.2023

Саба гүзәле «Миссис Татарстан-2023» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Московский» үзәгендә гаиләле хатын-кызлар өчен «Миссис Татарстан-2023» IV Республика матурлык һәм талант конкурсының финалы булды. Анда Саба гүзәле Альбина Галиева катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Апаста «Бард җырлары» фестивале башланды

Tatar-inform.tatar 

Апаста «Бард җырлары» фестивале башланды. Әлеге фестиваль өченче мәртәбә үткәрелә. Быел да фестиваль-бәйрәм бик матур башланып китте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән Бард җырларына, гитара, укулеле, барабан һәм башка музыка уен коралларына гашыйк булучылар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама йортларын бизәячәк рәсем сызымына ачык бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

«Түбән Кама Нефтехим» Түбән Кама йортларын бизәячәк муралның иң яхшы сызымына иҗади бәйге игълан итте. Иң яхшы өч эш авторларын акчалата бүләк көтә. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда чит илләрдән килгән 39,2 мең кеше яши

Tatar-inform.tatar 

Хәзер Казанда чил илләрдән килгән 39,2 мең кеше законлы нигездә яши. Узган алты айда Казанда яшәүгә 1,9 мең чит ил гражданы рөхсәт алган, ә 17,5 мең кеше Татарстан Республикасы башкаласы территориясендә хезмәт эшчәнлеген алып бара ала. Казан мэриясе сайты шул турыда яза.

Читать дальше...

Ел ахырына кадәр Уфада башкорт телендә эшли торган акыллы колонканы тәкъдим итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

2023 ел ахырына кадәр Уфада башкорт телендә эшли торган акыллы колонканы тәкъдим итәчәкләр. Киләсе елда 250 җайланма җыю күздә тотыла. Аларны белем бирү эшендә файдалану өчен балалар бакчалары һәм мәктәпләргә тапшырачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыповага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Томск өлкәсе татарлары 10-12 яшьлек малайлар өчен «Яшь батыр» бәйгесе оештыра

Tatar-inform.tatar 

19 август көнне Томск өлкәсенең Зоркольцево бистәсе «Околица» паркындагы Татар утары территориясендә «Яшь батыр» конкурсы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Белоусов дрон очыртучы 14 яшьлек операторны Миңнеханов белән таныштырырга вәгъдә бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов «Архипелаг 2023» проект-белем бирү интенсивында дроннар ярышында җиңгән Татарстан вәкиле – 14 яшьлек Булат Нургалиев белән аралашты һәм аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән таныштырырга вәгъдә итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Читать дальше...

Россиядә әкиятләрнең федераль реестры барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Россиядә матди булмаган этномәдәни байлыклар – әкиятләр, былиналар, биюләр, йолалар, һөнәрләр, традиция һәм гореф-гадәтләр федераль реестры булдырылачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2023 елның 3 августында аны формалаштыру һәм алып бару турындагы 1277нче карарны имзалады.

Читать дальше...

Казанда никахларын теркәгән парларның якынча 30 проценты катнаш гаилә корган

Tatar-inform.tatar 

2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, шуларның 3,7 меңе моны тантаналы рәвештә уздырган. Никахларның якынча 30 проценты – катнаш. Мондый мәгълүматларны милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советы утырышында китерделәр. Ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова рәислегендә узды. Казан мэриясе сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанга «Китап поезды» һәм «Китап автойөреше» килде

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия интернет китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәтенең «Китап укучы август» проекты кысаларында Казанга Санкт-Петербург – Владивосток маршруты буенча хәрәкәт итүче «Китап поезды» килде.

Читать дальше...

Рәссам Гобәйдуллинның гаиләсе Казанның символы – Елан статуясын сатуның сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Берничә ел дәвамында Казан Кремле янындагы мәйданны бизәп торган Елан скульптурасын Татарстан башкаласыннан алып китәргә мөмкиннәр. Хәзер аны 4,5 миллион сумга сатуга куйганнар – популяр ресурста шул хакта игълан урнаштырылган. Автор – танылган рәссам һәм скульпторның туганнары «Татар-информ» агентлыгына бу фактны раслады һәм аны башка төбәккә яңа хуҗага тапшырырга каршы булмауларын искәртте.

Читать дальше...

Мәскәүдә эсселек буенча рекорд куелган

Tatar-inform.tatar 

Быел Мәскәүдә һава температурасы рекорд куйды – 6 августта ул +30 градус билгесеннән узып китте, дип хәбәр итте «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Telegram-каналында. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Внуково аэропортындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылган

Tatar-inform.tatar 

Аэровокзалның матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кагылышлы барлык чикләүләр 11:55 сәгатьтә гамәлдән чыгарылган. Самолетлар расписаниегә кертелә, Внуковоның барлык хезмәтләре гадәти режимда эшли. «Российская газета» шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Внуково аэропортында очкычлар вакытлыча кабул ителми һәм рейска җибәрелми

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Внуково халыкара аэропортында самолетларны кабул итү һәм озатуга вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аэропортның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Белоусов Россиянең пилотсыз авиасистемаларны гамәлгә кертергә әзер булуын белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия пилотсыз авиасистемаларны гамәлгә кертергә әзер. РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов «Архипелаг-2023» интенсивында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Климатолог Татарстанда карбыз һәм мандарин үстерә башлау өчен шартлар барлыгын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Температура фонының күтәрелүе республиканың авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларына йогынты ясарга мөмкин. Әгәр моңа тиешле игътибар бирсәң, Татарстанда чыннан да карбыз һәм мандарин үстерә башларга мөмкиннәр. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде






Росстат: Уровень безработицы в России обновил исторический минимум

Захарова: Учения НАТО у границ являются попыткой втянуть РФ в гонку вооружений

Минздрав: большая часть оборудования в скорых стала отечественной

Басманный суд арестовал продюсера агентства Reuters Габова