Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 29.08.2023

Миңнеханов:Ветераннарга ярдәмне яхшырту өчен махсус операциядәгеләр белән киңәшләшәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

Татарстан хакимияте хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү чараларын камилләштерү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар белән киңәшләшергә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия геройлары белән очрашуда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәлендәге язуларны яңарттылар

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Муса Җәлил һәйкәлендәге язуны яңарттылар һәм «Советлар Союзы Герое. Шагыйрьгә» дигән язу өстәделәр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан муниципалитетлары бәйгесендә җиңүчеләргә 100 автомобиль тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында узган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.

Читать дальше...

Татарстанда 1 сентябрьдән ислам банкингын сынап карыйлар

Tatar-inform.tatar 

Беренче сентябрьдән Россиядә партнерлык финанславы - ислам банкингы буенча эксперимент башлана. Татарстан эксперимент уздырыла торган дүрт сынау төбәгенең берсе булды. Бу хакта республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов: Казан яшьләр белән элемтәләр буенча халыкара проектлар өчен хаб булырга әзер

Tatar-inform.tatar 

Казан халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проектларын гамәлгә ашыру өчен хаб булырга әзер. Бу хакта Казан глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләр вәкилләре - Ислам хезмәттәшлеге оешмалары ил-әгъзаларының яшьләр эшләре буенча ведомство җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов әйтте. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Фәрит Мөхәммәтшин: Һәр халык үзенең милли гореф-гадәтләре белән горурлана

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казан Кремлендә «XIX гасырның икенче яртысында – XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи – этнографик проектының презентациясе булды. Күргәзмәне ачу һәм проектны тәкъдир итү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Россия 24» телеканалында Татарстан көненә махсус проект тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 30 августта, «Россия 24» телеканалында «Татарстан» ДТРК компаниясе төшергән «Под сенью традиций» дигән яңа фильм чыга. Проект Татарстанда быел җәй билгеләп үтелгән милли бәйрәмнәргә багышланган.

Читать дальше...

Татарстанга эш сәфәре белән Игорь Комаров килде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә дипломатия клубларын булдыру идеясен хуплады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә дипломатия клубларын булдыру идеясен хуплады һәм республиканың һәр уку учреждениесендә андый мәктәп барлыкка килергә тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Казан глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең вәкилләре - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләренең яшьләр эшләре буенча ведомство җитәкчеләре белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Игорь Комаров: Татарстанда традицияләрне саклауга аеруча җаваплылык белән карыйлар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда традицияләрне саклауга, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә аерым җаваплылык белән карыйлар. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында белдерде. Ул республика җитәкчелегенә бу эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Сегодня в России отмечается День работника скорой помощи


Мәскәүдә 16 яшьлек фигуралы шуучы, юниорлар арасында Русия чемпионы Алина Горбачева югалган

Azatliq.org 

Ул шугалакка күнегүләргә киткән һәм кире кайтмаган диелә. Baza Telegram-каналы язуынча, күнегүләр алдыннан кыз тренеры Софья Федченко белән ачуланышкан һәм чишенү бүлмәсенә чабып киткән, ә Федченко кергәндә бүлмәдә кызның тимераяклары гына калган булган.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде






Москвичам напомнили о бесплатной парковке в майские праздники

Музей-заповедник «Царицыно» заявил об открытии летнего сезона 1 мая

Синоптик Тишковец назвал редкостью для Москвы прошедший накануне сильный ливень

Облачно и тепло: синоптики сделали прогноз на воскресенье в Москве