Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре дөнья чемпионаты буенча киңәшмә уздырды
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казанда Спортның су төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмә видеоконференция элемтә режимында узды. «Катнашучылар спорт объектларын әзерләү, спортчыларны һәм делегация вәкилләрен урнаштыру, турнирда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты», — диелә хәбәрдә. Киңәшмәдә РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашты.