Киләсе елда Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында амбулатория яңа бинага күчәчәк
(Чирмешән, 22 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Түбән Кәминкәдәге табиблык амбулаториясе киләсе елда яңа бинага күчәчәк. Авылның уртасында, кибет янында төзелгән блок-модульле амбулаториядә вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтәсе һәм документ эшләрен төгәллисе генә калган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Зур булмаган, 108 квадрат метрлы, яңа дәвалау учреждениясе — көндезге стационар биш урынга исәпләнгән. «Стационарда елга 200ләп авыру дәва ала, ә кабул итүдә 1700ләп кеше була. Читать дальше...