Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 24.12.2020

Чирмешән районының «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте орлыкчылык тармагында уңышлы эшли

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 24 декабрь, «Татар-информ» , «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте орлыкчылык тармагында уңышлы эшли. Район өчен дә әлеге казаныш — зур вакыйга, чөнки Ассоциация республиканың шактый нык, эре хуҗалыкларын берләштерә, ел саен җитештерү күләмнәрен арттыра бара. Быел меңгә якын заказ үтәгәннәр, Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 39,2 мең тонна сортлы орлык сатканнар, шуның 2525 тоннасы –«ЧИРМЕШӘНАГРО» өлеше. «Бу хуҗалыкта көндәшләр күп иде, җиңүчеләрне 19 күрсәткеч буенча билгеләдек. Читать дальше...

Актаныш районында халыкка хезмәт күрсәтүнең өченче пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 24 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш районында халыкка хезмәт күрсәтүнең өченче пункты ачылды. Кибет  Чишмә авылында урнашкан. Хәзер чишмәлеләр өчен барысы да өй янында. Биредә иң кирәкле товарлар куелган, кибетнең ассортименты бик бай. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Республикада 2017 елдан бирле эшләп килгән программа нигезендә Актанышның Теләкәй һәм Яңа Кормаш авылларында мондый халыкка хезмәт күрсәтү пунктлары узган ел сафка баскан иде. 2021 елда елда заманча... Читать дальше...

«Ак Барс» елның соңгы уенында көндәш команда капкасына җиде алка кертеп отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мәскәүдә «Ак Барс» хоккейчылары «Динамо» командасына каршы уйнады. Матч 7:2 исәбенә «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Бу «Ак Барс» өчен 2020 елның соңгы уены булды. Һөҗүмче Роман Любимов беренче тапкыр бозга «Ак Барс» составында чыкты. Ул декабрь башында «Спартак» командасыннан күчеп килде. Ярты уен дәвамында «Динамо» капкасын Казан хоккей мәктәбе шәкерте, «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын откан уенчы Эмиль Гарипов саклады. Ул да «Динамо»га «Авангард»тан декабрьдә генә күчте. Читать дальше...

Белгеч: Коронавирус белән авырган кешеләргә алкоголь куллану тыела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). COVID-19 белән авырган кешеләргә алкоголь куллану тыела. Аларның сәламәтлегенә җитди зыян килергә мөмкин, дип кисәтте нарколог Игорь Лазарев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, төп куркыныч интоксикацион синдром белән бәйле, ул, коронавирус кебек үк, тромб өзелүгә китерергә мөмкин.

Татарстан Президенты Россияне халыкара ярышлардан читләштерүгә бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россияне халыкара ярышлардан ике елга читләштерүгә бәя бирде. Бу хакта ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  Рөстәм Миңнеханов Россияне читләштерү халыкара спортка тискәре йогынты ясаячак диде. «Барысы да спорт өчен эшләнә, ә ниндидер сәяси амбицияләр өчен түгел. Бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Читать дальше...

Казанда күпкатлы йорттагы бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казанда күпкатлы йорттагы бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан, хуҗабикәне коткарып калганнар. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 19:19 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына «Салават күпере» торак комплексындагы күпкатлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуын хәбәр итәләр. Икенче каттагы фатирда диванга ут капкан була, янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил иткән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Кыш Бабай белән балаларны котлау графигы турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтында Кыш Бабай белән төшкән фото урнаштырды һәм кышның төп тылсымчысы белән эшлекле очрашу узды дип шаяртты. «Бүген Кыш Бабай белән очраштым. Татарстанда яшәүче бөтен балаларны котлау графигы турында сөйләштек», — дип язган Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстан Президенты үзе дә кышкы тылсымчы ролендә булды һәм Ч аллыда яшәүче 8 яшьлек Радмир Шәкүровка «Ривьера» аквапаркына баруны оештырды . Кичә Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Казанда Гаилә үзәге каршында шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда «Казан» гаилә үзәге каршында шәһәрнең төп һәм иң биек чыршысы ачылды. Аның биеклеге 35 метр, ә мәйданчыкның концепциясе IТ-технологияләргә багышланган. «Узып баручы ел биргән иң зур сабак — безнең бергә була алуыбыз. Без быел очрашкан бөтен авырлыкларга, бәлаләргә бергәләп каршы тора алабыз. Киләсе елда сәламәтлек һәм иминлек телим», — диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова. Тантаналы ачылыш уңаеннан мәйданчыкта концерт программасы оештырылды. Читать дальше...



Миңнехановка «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шунда ук ул 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе үткәрде. Китапханә фойесында «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Анда бер гасырлык тарихы булган басманың тышлыклары тәкъдим ителде. «Татарстан» журналына декабрьдә 100 яшь тулды. Шушы вакыт эчендә журналның исеме 9 тапкыр үзгәртелде... Читать дальше...

Башкортстанда 1922 елгы ачлык турында тарихи фильм төшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Хәйбулла» тарихи фильм төшерәләр. Фильмны төшерүчеләр моны драма-притча булачак дип планлаштыра. Триллерны җәй көне төшерә башлаганнар һәм быел кышын дәвам итәләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Фильм Баймак районында яшәгән гаиләнең чын тарихына нигезләнгән. Сюжет башкорт халкын миллионга киметкән 1922 елгы ачылыктан башлана. Фильм төшерү өчен локацияләр табылган, актерлар төркеме расланган, төшерү командасы тулысынча тупланган.... Читать дальше...

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» бүлекчәсендә кадрлар резервы булдырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе өчен кадрлар резервы булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе президиумы утырышында әйтте.   «Партиядә кадрлар резервы булдырыйк. Башкарма комитет җитәкчеләре, башка хезмәткәрләр өчен кадрлар резервын киләсе елдан эшли башларга була. Һәм аларны әзерләячәкбез. Берәр нәрсә булган очракта, җитәкче үз вазифасыннан китсә... Читать дальше...

Элвин Грей Уфада «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 7 яшьлек Аделинаның хыялы чынга ашты. Ул эстрада йолдызы Элвин Грей белән очрашты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Аделина үзенең кумиры белән «Города» җырын башкарды. Радик кечкенә кызга йомшак уенчык бүләк итте һәм аның теләген чынга ашырды. «Мин Аделинаның теләген рәхәтләнеп чынга ашырдым. Балаларның шатлануын күрү шундый рәхәт. Концертларда да һәр нәни тамашачы бәхетле булсын өчен тырышам. Аларның хис-кичерешләреннән яңа җырлар иҗат итүгә көч алам»... Читать дальше...

Миңнеханов Казанда ЮНЕСКО комитеты сессиясен уздыру турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче юбилей сессиясен оештыру һәм уздыру турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Кайбер катнашучылар видеоконференция режимында чыгыш ясады. Казан 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче юбилей сессиясен уздыру урыны булып билгеләнде. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1948 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз инфекция корбаны булган. Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 179 кеше үлгән.

Миңнеханов «Теләкләр чыршысында» катнашкан 8 яшьлек Радмирга шалтыратты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында «Теләкләр чыршысындагы» открытканы алып, 8 яшьлек Радмир Шәкүровка шалтыратты. Республика Президенты аңа киләсе каникулда Казан аквапаркына барырга тәкъдим итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте. «Президент аңа шәхсән үз шалтыратырга һәм яңа ел каникулларында Радмирның мөмкинлеге булу белән аны аквапаркта көтүләрен хәбәр итәргә булды», — диде Галимова. Читать дальше...

Иртәгә төнлә Татарстанда 20 градуска кадәр суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе тәүлектә антициклон йогынтысында температура -10...-15, аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез һава температурасы -6, -11 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шимбә көнне, 26 декабрьдә, төнлә һава температурасы -12, -17 градус булачак, аязганда көнчыгыш районнарда -21 градуска кадәр суытачак. Көндез кар явуы, көнбатыш районнарда көчле кар явуы, буран булуы фаразлана. Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Татарстан юлында авариядә ике кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте. Бүген кичке сәгать дүрттә Кече Елга авылы янында Казан-Оренбург трассасында «Ниссан Икстрейл» һәм «Хендэ Солярис» бәрелешә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Хендэ» руле артында таксист борылыш вакытында «Ниссан»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, таксиның арткы утыргычларында ике пассажир һәлак булган. Машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Авырлыкларга карамастан, Татарстан үсеш бюджеты булдырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Узып барган елда Татарстан бар таләпләрне лаеклы рәвештә узды һәм төбәк үсешенә юнәлдерелгән бюджет булдыра алды. Моңа республика хакимиятенең ритмлы һәм эзлекле гамәлләре ярдәмендә ирешеп булды. Бу фикерне Татарстан Президентының йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте. Ул Рөстәм Миңнехановның берничә ел республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары белән йомгаклау матбугат конференциясе уздыруын әйтте. Читать дальше...

Казан янында төзелеп килә торган йортта янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында янгын сүндерүчеләр төзелеп килә торган йортта чыккан янгынны сүндерә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 16:39 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына Салмачы бистәсенең Үзәк урамында төзелеп килә торган ике катлы йорт януы турында хәбәр итәләр. Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк.

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасының бәясе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының эчке базар бәясе аны җитештерү масштабына бәйле булачак. Бу хакта Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости яза. «Әлегә өч айга 1 942 сум расланган, әмма бу без тизрәк эшли башласын өчен эшләнде. Җитештерү масштабына бәйле рәвештә, эчке базар өчен бәя кимрәк булачак», — диде Мантуров.

Татарстан районнарына 70 яңа мәктәп автобусы тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Федераль ярдәм белән республика 70 яңа мәктәп автобусы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобусларның символик ачкычларын районнарга тапшырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара республиканың Дәүләт Советы каршындагы мәйданда булды, символик ачкыч тапшыру тантанасында республика районнары вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәп автобусларыннан башка булмый. Бүген республикада 800дән артык автобус эшли. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева обыграла Вондроушову в третьем круге турнира WTA в Мадриде






Оксана Федорова представит премьеру фильма «Петербург Шаляпина и Рахманинова» на выставке-форуме «Россия»

Сотни москвичей пришли к парку Победы перед открытием "выставки трофеев"

День работника скорой медицинской помощи празднуют 28 апреля

Власти Москвы разрешили бесплатную парковку в столице в дни майских праздников