Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 05.12.2020

Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары », Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте. «Аһәң» — татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән манзара-спектакль. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә сюжет юк, 2,5 сәгать дәвамында тамашачы бер җепкә салынган төрле ун бәян карый. Җиде режиссер, җиде драматург иҗат итеп, сәхнәләштерелгән хикәятләр бер-берсен кабатламый, әмма аларны аһәң берләштерә. Әлеге премьера аптырашта калдыра... Читать дальше...

Әлки районы үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы капиталь ремонттан соң тантаналы төстә ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, районның баш табибы Светлана Одушкина, медицина хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Йогышлы чирләр корпусы республика программасы нигезендә тулысынча яңартылды. Пандемия шартларында аның төзекләндерелеп ачылуы аеруча әһәмиятле. Читать дальше...

Азнакайда Леонид Маркензон исемендәге урам ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 5 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда «Дуслык» микрорайонындагы яңа урамга «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы», озак еллар Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе белән җитәкчелек иткән Леонид Иосифович Маркензон исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шунда ук истәлек стеласы да ачылды. Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Леонид Иосифовичның туганнары, чордашлары, үзе белән бергә эшләгән предприятие ветераннары да бар иде.

«Алтын Казан» мюзиклы яңартып язылган, ләкин беренче куелыш хитлары сакланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын Казан» мюзиклының 2014 елгы беренче куелышыннан соң әсәрнең яңа вариантына үзгәрешләр кертелсә дә, хитлар булып аерым яшәгән арияләр сакланган. Бу хакта спектакль башланыр алдыннан композитор Эльмир Низамов әйтте.  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтын Казан» мюзиклы башланып китте. Спектакль «Үзгәреш җиле» проекты кысаларында куелды. Ул ике көн күрсәтеләчәк. Мюзиклны Михаил Панджавидзе беренче мәртәбә 2014 елны беренче мәртәбә куйган иде. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь,«Татар-информ» ). Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда томан, юлларда бозлавык көтелә. Синоптиклар 3 декабрьдән башлап республикада аномаль салкын һава торышы урнашуы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән булуы ихтимал. Аерым районнарда термометр баганасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый һава торышы 10 декабрьгә кадәр сакланачак. Читать дальше...

Төркиянең Анталья районында 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Төркиянең Анталья районында Мәскәү вакыты белән 15.44 сәгатьтә 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү буенча идарә хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Җир тетрәүнең үзәге Урта диңгездә Анталья провинциясенең Газипаша шәһәре тирәсендә булган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк һәм Антальяда җимерелүләр булмаган, дип хәбәр итә NTV телеканалы. Шәһәр урамнарында барысы да тыныч... Читать дальше...

Алабугада аварияне төзәткәннән соң, кичкә йортларга җылылык бирергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельнаяда аварияне төзәтеп бетергәч, кичкә йортларга җылылык бирергә җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шәһәрнең үзәк котельнаясында авария җылылык трассасы өзелү сәбәпле килеп чыккан. Барлыгы 50 мең кеше яшәгән күп фатирлы 220 йортка җылы бирү тукталып калган. 15.30 сәгатькә үзәк магистральне туктатып торып, котельнаядагы эшне яңартырга планлаштыралар. Читать дальше...



Данис Шакиров: Актив студентларга Бөтендөнья татар конгрессы стипендиясе биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел актив студентлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендияләрен алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров киңәйтелгән утырышта чыгышында әйтте. «Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты структурасында ватандаш студентларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру үзәге булдырылды», — диде Данис Шакиров.  Ул бакалавриатның 1-3 курс студентларын сезонлы эш белән тәэмин итү... Читать дальше...

Авыл укытучысының хезмәте энҗе бөртегенә тиң — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). Кулымда «Мәгариф» журналының ноябрь ае саны. Мин көткән «Авыл укытучысы» конкурсына нәтиҗә ясалган. Соңгы этапка килеп җиткән һәр укытучыны җиңүче дияр идем, дип яза Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры Дания Газизова «Мәгариф» журналында. Беренче этап биременә тукталып үтәргә уйладым әле. Үзем күреп белгән кешеләр хакында тирән ихтирам, олылау катыш горурлану аша язылган эсселар  алар. Таһир Фида улы Сәмигуллин һәм Алия Илсур кызы Нургалиеваның Социалистик Хезмәт Герое Ленин ордены... Читать дальше...

Чаллыда бер яшьлек бала кайнап торган сулы савытны өстенә аударган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда бер яшьлек бала үз өстенә бер савыт кайнар су аударган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы сөйләде. Чыганак мәгълүматлары буенча, бәхетсезлек очрагы кичә булган. Кухняда йөрүче бер яшьлек сабый өстенә кайнап торган сулы савыт төшкән. Тәненең күкрәк өлеше нык пешкән баланы ашыгыч рәвештә Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. Малайның тормышына куркыныч янамый.

Свердловскида татар мәдәниятенә багышланган бәйгедә җиңүче китапханәчеләр бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»).Свердловск өлкәсендә китапханәчеләр арасында һөнәри осталык өлкә бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Татарстан Республикасы тарихын һәм Свердловск өлкәсендә татар халкы мәдәниятен популярлаштыру максатыннан, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге мабугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча китапханәләр эшенең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Иске йолалы дин тарихы музее ачылышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанда христианнарның Иске йолалы дине тарихы музее ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рус Православие Иске йолалы чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Россия митрополиты Корнилий катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Музей Россия Православие чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе кафедраль соборы бинасында урнашкан. Төзелеш берничә чыганактан финанслана, шул исәптән 2017 елда Татарстан акчасына биналарга ремонт ясалган... Читать дальше...

Алабугада котельнаяда авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельнаядагы авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 14.15 сәгатьтә Алабуганың үзәк котельнаясында авария турында хәбәр килгән. Шуннан соң, котельнаяда эш тукталгач, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең илле меңгә якын өлеше җылылыксыз калган. Аварияне төзәтеп бетерүгә 34 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Инфекционист Сovid-19 белән авыручылар саны арту сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Белгечләр фикеренчә, кайбер төбәкләрдә коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр саны Яңа елга кадәр һәм аннан соң да артуы ихтимал. Бу хакта инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, авыручылар саны үсеше кәкресе синусоида рәвешендә бара. Ул тикшерүләрнең санына турыдан-туры бәйле. Шулай итеп, ял көннәрендә кешеләр тестны сирәгрәк ясата, димәк, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә теркәлгән очракларның саны түбәнрәк. Читать дальше...

Нурлатцы могут обратиться на горячую линию

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Территориальный отдел Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан (Татарстан) в Нурлатском районе информирует о проведении «горячей линии» по вопросам качества и безопасности детских товаров, выборе новогодних подарков.

Татарстанда социаль әһәмиятле объектлар төзү буенча өч программа гамәлгә ашырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана. Өч программа буенча эш төгәлләнгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы эш нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат бирде. Киңәшмәне... Читать дальше...

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Васил Шәйхразыев: Стратегияне һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарлар: гамәл стратегиясе»н һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, хәзер шундый бурыч тора.  Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаганда, татар халкының үсеш стратегиясен булдыру бурычын куйганын, быел августта Милләт җыенында стратегия кабул ителгәнен искәртте. «Эксперт төркем белән ике ел төпләп яздык. Читать дальше...

Татарстаннан 300 егет Ерак Көнчыгышка армиядә хезмәт итәргә китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстаннан 300дән артык егет 5 декабрьдә Байкал аръягына һәм Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәт үтәргә китте. Быел көз республикада ике меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырылган инде. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Хәрби комиссариаты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «2020 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы җыелма пунктыннан хәрби хезмәт үтү урыннарына 300дән артык кеше Көнчыгыш хәрби округының хәрби частьләренә китте», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Санкт-Петербургта мастер-класста милли чигү үрнәкләрен өйрәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы милли мәдәният һәм сәнгать буенча мастер-классларда милли чигү үрнәкләрен өйрәткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән әле күптән түгел генә ачылган «Татарстан Республикасының... Читать дальше...

Уфада «Җиде егет» реалити-тамашасында җиңүчегә ат бүләк итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан иярченле телевидениесе (БСТ) «Җиде егет» яңа телевизион проектының «Егетләр балы» финалы була, җиңүчегә башкорт токымлы ат бүләк итәчәкләр. Аның исемен Яңа ел балында әйтәләр. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Оештыручылар шулай ук махсус бүләк — тамашачылар симпатиясе призы булдырылган. Каналның рәсми битендә онлайн-тавыш бирү ачылды, анда һәр тамашачы үзе ошаткан катнашучы өчен үз тавышын калдыра ала. Иң күп тавыш җыйган герой «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясе җиңүчесе булачак. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






Заключительный этап олимпиады школьников стартовал в Подмосковье

В Стокгольме женщина сожгла Коран под охраной полиции

«Не смогла остановиться»: мать-одиночка Юлия Ефременкова купила восьмую квартиру

5 собачьих пород, что лучше всего подходят на роль телохранителя