Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 16.12.2020

Питрәч районы авылларында 19 ишегалды яңартылачак

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 16 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). 2021 елда Питрәчнең Пановка, Колай һәм Иске Шигали авылларында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 19 ишегалды яңартылачак. Бу көннәрдә биредә яшәүчеләр белән җыелышлар уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Очрашуларда булачак ишегалды проекты турында фикер алышалар. Һәркем үз фикерен әйтә. Биредә яшәүчеләрнең теләкләре эш планын билгели дә инде. «Гадәттә башта гражданнар фикере төрле була, әмма нәтиҗәдә, алар бердәм карарга киләләр. Читать дальше...

Актанышта Искәндәр Гыйләҗев «Татарстан торак пунктлары» энциклопедиясен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 16 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Гөлчәчәк Фәрдиева). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев Актаныш мәдәният йортында халык белән очрашты. Анда Искәндәр Гыйләҗев 3 томнан торган «Татарстан Республикасы торак пунктлары» энциклопедиясен тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Энциклопедиягә Татарстанның ундүрт районындагы 1 057 авыл турында мәгълүмат тупланган. Китапка Әгерҗе, Азнакай, Актаныш... Читать дальше...

Чаллы түрәләре укытучылардан балаларның социаль челтәрдә оппозиция төркемнәрендә тору-тормавын тикшертмәкче

Azatliq.org 

Чаллы түрәләре укытучылардан балаларның социаль челтәрдә оппозиция төркемнәрендә тору-тормавын тикшертмәкче. “Укытучылар берлеге” рәисе Рушан Вәлиуллин бу таләпне канунсыз дип белдерде. Ул укытучыларны аны үтәмәскә чакыра.

Рөстәм Миңнеханов электр самокатларының тротуарлар буенча хәрәкәтен чикләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Юллардагы хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы тормышка ашырыла. Бу эшкә республиканың барлык ведомстволары җәлеп ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Татарстан Президенты юлларны... Читать дальше...

Ирада Әюпова: Фәрит Гыйбатдинов үз гомерен татар мәдәниятен саклауга багышлады

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Фәрит Гыйбатдинов үз гомерен татар мәдәниятен саклауга, Чувашия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга багышлады. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова юллаган мөрәҗәгатьне Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» конференциясенә багышланган концертта укыдылар. «Күп еллар дәвамында Фәрит Гыйбатдинов Чувашия татарларының лидеры булды. Ул татар мәдәниятенең милли үзенчәлекләрен үстерүгә һәм танытуга зур өлеш кертте, бөтен гомерен иҗтимагый... Читать дальше...

Резидә Гарипова: Яшьләрнең Салих Сәйдәшев шәхесе белән кызыксынуларын теләдек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иммерсив спектакль премьерасы булды. «Әлеге спектакльне карагач, яшьләрнең Салих Сәйдәшев шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынуларын теләдек. Тамашачының «Википедия»не ачып аның турында [Салих Сәйдәшев] укырга теләге уянырлык булсын. Play төймәсенә басып, аның әсәрләрен тыңларга, тамашачыга нәрсә җиткерергә тырышуыбызны аңларга кирәк»... Читать дальше...

Фәрит Гыйбатдиновка туган ягында ике мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Комсомол район үзәгендә һәм Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновка ике мемориаль такта ачылды. Тантаналы митингта Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше, авылдашлары, дуслары, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сәфиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Урмай авылы җитәкчелеге һ.б. катнашты. «Фәрит белән ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Шушы вакыт эчендә ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Читать дальше...

Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновскидан килгән йөк машинасы Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде. Бүген якынча көндезге сәгать өчләрдә Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсе янында бер йөк машинасы борылышта икенчесенә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Көчле бәрелүдән машиналарның берсе юл кырыена төшеп киткән. Татарстаннан булган йөк машинасы — шиннар, ә Ульяновскидан булганы буяулар төягән булган. Читать дальше...



Татарстанда кар һәм буран көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстанда шактый дымлы һәм артык салкын булмаган һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада төнлә бераз кар явуы ихтимал, урыны белән томан төшәчәк . Көндез һәм кичен кар һәм җиңелчә буран фаразлана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы 7дән 12 градуска кадәр салкын була. Көндез 3, 8 градус булачак. Элегрәк «Татар-информ» төбәккә буран белән бергә җылы киләчәк, дип хәбәр иткән иде .

Ирада Әюпова мәдәният әһелләренең мактаулы исемнәр алу вазгыятенә аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың мәдәният әһелләренә бирелә торган мактаулы исемнәре уңаеннан түгәрәк өстәл уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул журналистлар белән традицион очрашу вакытында әйтте. Соңгы елларда мәдәният әһелләренә мактаулы исемнәр бирелү темасы җәмәгатьчелек тарафыннан еш күтәрелә башлады. Ирада Әюповага да бу темага берничә кат комментарий бирергә туры килде. Бүген дә әлеге тема көн тәртибендә каралды. «Республиканың... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов митрополит Кириллны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов митрополит Кириллны билгеләнүе белән котлады һәм аның Казан кафедрасында булуы конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны алга таба ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде», — диелә хәбәрдә. Очрашуда Татарстан митрополиясенең... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары төнлә томан төшәчәге турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрьгә каршы төндә Татарстан буенча, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә шактый дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Элегрәк «Татар-информ» төбәккә буран белән бергә җылы һава торышы киләчәге турында хәбәр иткән иде .

Татарстан Президенты автомәктәпләрдә контрольне көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында республикада автомәктәпләргә контрольне көчәйтергә дигән йөкләмә белән чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов республика юлларында күпчелек аварияләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыгуын әйтте. ТР Президенты прокуратурага автомәктәпләрне тикшерүне йөкләде. «Руль артында йөргәндә юлларда нинди генә йөртүчеләрне күрмибез. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл яшьләрен заманча техникада эшләргә әзерләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсендә һәм агротехника техникумында булды. «Миңа биредә „Безнең ишегалды“ программасы буенча территорияне төзекләндерүгә булган карашлары ошады. Бу республиканың алга таба үсешендәге зур бурычларны хәл иткәндә таянырга мөмкин булган районнарның берсе», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук районда беренче ябык шугалакны ачты. Аннары район үзәк хастаханәсендә булды. Читать дальше...

Галимҗан Гыйльманов мифологик «Албастылар» әсәренең дәвамын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да язучы Галимҗан Гыйльмановның халык соравы буенча дәвамы язылган «Албастылар» китабы тәкъдим ителде. Сатуга ул 650 данә чыгарылган. Яңа китабы чыгу уңаеннан язучы автограф сессия үткәрде. Әсәр 2000 еллар башында «Казан утлары» журналында басылган иде, 2003 елда китап булып басылып чыкты. «Бу кабат бастыру түгел, биредә аның икенче бүлеге пәйда булды. Ул китапның саллы гына өлешен алып тора», — диде Татарстан китап нәшрияты вәкилләре. Читать дальше...

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк. Аларның кандидатуралары буенча карар бүген конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Конкурс комиссиясе рәисе — Васил Шәйхразиев. Комиссиягә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруй казанган шәхесләр кергән, шул исәптән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина... Читать дальше...

Россиядә көнбагыш мае һәм шикәр комына бәяләр кимиячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев бәяләрнең кайчан кимиячәге турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Шикәр комының бер килограмм бәясе - 36 сум, көнбагыш маеның - 95 сум. Бу бәяләр 2021 елның беренче кварталы ахырына кадәр гамәлдә булачак», - диде ул. Министр бәяләрнең биш көн эчендә төзәтелергә тиешлеген, ведомствода инде аларның кими башлаганлыгы турында мәгълүмат булуын әйтте. Ваклап сатуда өстәмә бәягә салым (НДС) шикәр комына килограммы... Читать дальше...

Татарстан кешесе Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары булды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда туып-үскән Булат Хәйретдинов Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Булат Хәйретдинов 1989 елның 19 мартында Чаллыда туган. 2011 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Шул ук елдан Татарстан Икътисад министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты булып эшли. 2013 елдан шул ук министрлыкта юридик бүлек башлыгы була. 2018 елда үзенең элеккеге җитәкчесе - Татарстан Икътисад министрлыгының элеккеге... Читать дальше...

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын бер очрагы расланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1962 елда туган ир-ат вафат булган. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.  Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә Татарстанда Сovid-19 инфекциясеннән 167  үлем очрагы теркәлгән.

Миңнеханов: Исерек шоферларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь,«Татар-информ», Елена Сәлахова). Исерек килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр — җинаятьчеләр, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында. Утырышта Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда 200дән артык кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булганлыгын әйтте. Аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган. Хохоринның докладын тыңлап... Читать дальше...

«Татар-информ» «Казан утлары» журналы бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүне онлайн күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Тантананы «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. «Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе оештырды. Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау... Читать дальше...

«Сеңелкәш» фильмы Италиядә халыкара кинофестивалендә бүләк алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Сеңелкәш» фильмы Италиядә «Витторио Венето» Х Халыкара балалар фильмнары кинофестивалендә яшьләр фильмнары арасында иң яхшысы булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Конкурс программасында Кытай, Һиндстан, Россия, Чехия, Германия һәм Италиядән 12 фильм катнашты. Фестивальне 1995 елда Витторио Венетода (Италия) нигез салынган «400 Colpi» ассоциациясе оештырган. Максаты - яшь аудиторияне фестивальләр, уку курслары һәм кинематографик күзәтүләр аша аралашу һәм мәдәни үсеш чарасы буларак кинога якынайту. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде






Экс-продюсера Reuters арестовали за публикацию в экстремистском сообществе

Программа «Листая православный календарь» прошла в Воскресенске

В парке Долгопрудного дети посадили «Общественный огород»

Петрозаводские ушуисты завоевали медали на чемпионате и первенстве России