Тәтеш районында модульле табиб амбулаториясе ачылды
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында модульле табиб амбулаториясе ачылды. Ул якындагы тугыз авылда яшәүче 1,7 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Объектны ачу танатнасында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм җирле халык катнашты. «Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә Яңа ел алдыннан безнең авылларда яшәүчеләр әлеге амбулатория кебек бүләк алды», — диде Рәмис Сафиуллов. Читать дальше...