Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 11.12.2020

Фирдүс Тямаев Түбән Нурлатта «Нур» мәдәни үзәге ачылышында чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең Түбән Нурлат микрорайонында «Нур» мәдәни үзәге ачылды. Кунаклар һәм тамашачылар өчен Фирдүс Тямаев һәм аның төркеме чыгыш ясады. Балалар һәм үзешчән коллективлар да үз иҗатларын тәкъдим итте. Бу турыда «Дружба» газетасы яза. Тантаналы ачылышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Ул Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында яңа... Читать дальше...

Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләүчеләрне ачыклауны губернатор үз контроленә алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләүчеләрне ачыклау эшен өлкә губернаторы Игорь Бабушкин үз контроленә алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли Шура рәисе, Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте. Әстерханда вандаллар Тукай һәйкәлен майлы буяу белән зәңгәр төскә буяганнар һәм сынның сул җилкәсендә свастика ясаганнар дигән хәбәр бүген иртән социаль челтәрләрдә таралды. Соңрак өлкә прокуратурасының бу очрак буенча җинаять эше кузгатуы билгеле булды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагын стабильләштерү чараларын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Хакимиятләрнең оператив чаралары төзелеш тармагында вазгыятьне стабильләштерергә ярдәм итте. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин... Читать дальше...

«Ак Барс» Минск шәһәреннән килгән команданы биш алка өстенлек белән җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде. Матч 7:2 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге матчта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов бер айдан артык тәнәфестән соң бозга чыгуга гол кертте. Ул, җәрәхәт алу сәбәпле, 30 октябрьдән бирле уйнамаган иде. Беренче период. Алтынчы минутта Артём Галимов исәпне ачты (1:0). Уникенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Данис Зарипов гол кертте (2:0). Читать дальше...

Җыр һәм бию ансамбле Казан һәм Себер татарларының туй йолаларын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан , 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан һәм Себер татарларының туй йолаларын татар сәхнәсенә күтәрде. Ике көн дәвамында Камал театрында ансамбль концертлары узды. ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион Казан концерты өчен коллектив «Туган ил» программасын әзерләгән иде. Программаның бер өлеше ансамбльнең «Алтын фонды» на кергән номерлардан торса, икенче өлешендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Читать дальше...

Мөфти: Игелекләрне мактау ишетү өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга вәгазендә әйткәнчә, игелекләрне мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Мөфти имам Шәфигый сүзләрен искә ала. Ул: «Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә» , — дигән. «Хак сүзләр! Еш кына, хәерле гамәлләр кылуга карамастан... Читать дальше...

Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) рус телендә милли аш-су тамашасы проектын башларга планлаштыра. Бу турыда «ВИП Media» проектын алып баручы Рәсим Хаҗиев хәбәр итте. «Блогер Татар Малай татарлар турында русча сөйләргә җыена. Ул  шоу проектында татар халык ашларын әзерләячәк. Шулай итеп ул татар ашларын популяштырырга җыена, чөнки рус телендә танылу мөмкинлеге зуррак», — диде Рәсим Хаҗиев. Тиздән «ВИП Media» проектының да рус телендә чыгачагы билгеле булды. Читать дальше...



Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Регина Габдрахманова). Мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Указы белән бирелгән дәүләт бүләген актрисаның 80 яшьлек юбилей кичәсендә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.  Кичәдә шулай ук Казан шәһәре мәдәнияте идарәсе Азат Афзалов Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев... Читать дальше...

«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте» — «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Фәгыйлә Шакирова). Әлмәт районы Түбән Абдул авылында гомер иткән, байтак еллар кешеләрне дәвалаган Талип бабай тарихы журналда чыкты. Ул елны җәй бик эссе килде. Июльнең уртасы җитсә дә, озак вакыт яңгыр яумаганга бакчага утырткан бәрәңге, кишер, чөгендерләр ныгып китә алмады. Узган гасырның җитмешенче еллары бу: авыл өйләренә газ да, су да кермәгән вакыт. Кем коедан, кем елгадан бакчаларына су ташый. Талип бабай да балалары белән бакча артларында... Читать дальше...

Татарстан дәүләт хакимияте сайтларында Яңа елга кадәр көннәрне саный башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елга кадәр ничә сәгать һәм минут калганын белү өчен хәзер Татарстанның теләсә кайсы министрлыгы һәм ведомствосы порталына керү дә җитә. Татарстан дәүләт хакимиятенең барлык сайтларында баннер барлыкка килде, ул Яңа ел кадәр калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны саный. Баннерларда, сәгатьтән тыш, медицина битлеге кигән Кыш бабай сурәтләнгән. Ул республика халкына хәтта бәйрәм көннәрендә дә ковидтан саклану чараларын үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Читать дальше...

Альмира Таһирҗанованың китабы Петербург турындагы иң яхшы басмалар исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Петербург турындагы иң яхшы биш китап арасына Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» белешмәлеге кергән. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матубгат хезмәте хәбәр итә. Санкт-Петербургның Милләтләр йортында туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» дигән китабына сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары турында да мәгълүмат туплаган ... Читать дальше...

Алексей Песошин ковидка каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Утырыш Идел буе төбәкләре территориясендә коронавирус таралуга каршы көрәш мәсьәләсенә багышланган иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда катнашучылар коронавирусның таралуын кисәтү, инфекцияне профилактикалау чараларын оештыру, шулай ук авырулар өчен урын булдыру һәм дару... Читать дальше...

Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республика үсешенең төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты киләсе елда гамәлгә ашырырга планлаштырылган перспектив проектлар турында да мәгълүмат бирде. Читать дальше...

Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Россия Геройларын бәйрәм белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә багышланган очрашу узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин Россия Геройларын бәйрәм белән котлады. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул, шулай ук очрашуның һәр катнашучысы, бигрәк тә яшь хәрби хезмәткәрләр өчен батырлык үрнәге булуын әйтте. Анда сигез Россия Герое — Владимир Алимов... Читать дальше...

Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яшел Үзәндә балалар өчен яңа поликлиника төзиячәкләр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. «Бүген сәламәтлек саклау министры Яшел Үзән башлыгы белән сөйләште. Балалар поликлиникасы төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында хат әзерләнде инде», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары. Яңа медицина учреждениесе медицина шәһәрчеге каршында төзеләчәк. Читать дальше...

Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2021 елда халык санын алу турында ватандашларга мәгълүмат тарату буенча Россиянең башка төбәкләрендәге Татарстан вәкилләренең эшен оештырырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады. «Без телебезне, традицияләребезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, санын саклап калу һәм алга таба Россия Федерациясе составында үсү өчен бик җитди эшләргә тиеш»... Читать дальше...

Башкортстан филармониясе һәм телевидениесе ветераны Салават Итбаев вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан филармониясе һәм телевидениесе ветераны Салават Итбаев авырудан соң вафат. Мәрхүмне белән хушлашу иртәгә, 12 декабрьдә, була. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итә. Салават Итбаев Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер, сценарист, сөйләшү жанры артисты иде. Ул быел 18 июльдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өч ай элек аның улын — Марс Итбаевны җирләделәр, диелә бу хәбәрдә. Башкортстанда Сибай театры актеры Марс Итбаев вафат булган... Читать дальше...

Монополиягә каршы хезмәт социаль әһәмияткә ия товарларның бәясе артуны тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре республикада социаль әһәмиятле товарларның бәяләре арту турындагы мәгълүматны тикшерә. Ел башыннан бу категориягә керә торган азык-төлек бәясе уртача 10,8 процентка арткан. Бу турыда журналистларга күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов хәбәр итте. «Мониторингта күзәтелә торган 24 позиция турында сүз бара. Кайбер очракларда шикәрнең бәясе 65 процентка, карабодайныкы 47 процентка артуы теркәлде. Читать дальше...

Новости России
Москва

Нижегородка скончалась на платформе Московского вокзала


Пермь татары Рөстәм Галиев: Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Пермь краеның «Чәкчәк» иҗтимагый-төбәк оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган Барда районында рус кешеләренең дә татарча сөйләшүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» да узган блогерлар мәктәбе делегатлары белән очрашудан соң сөйләде. «2010 елгы мәгълүматлар буеча, Пермь краенда 125 мең татар яши. Пермьнең көньяк өлешендә татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган районнар бар. Мәсәлән,... Читать дальше...

Бөгелмәдә яшәүче балалар урманнарны саклау өчен макулатура җыйды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 11 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәнең «Ладушки» балалар бакчасында «Файдаланылган кәгазьнең икенче тормышы» экопроекты кысаларында макулатура җыю буенча «БумБатл» акциясе узды. Йөздән артык бала һәм аларның әти-әниләре катнашып, 800 килограммнан артык макулатура җыелды. Акция экология турында кайгырту, балаларның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә актив позициясен формалаштыру максатыннан оештырыла. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, аларның әти-әниләре дә катнашты. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга багышланган утырышта катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләрне гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшче төркем утырышында катнашты. Чара бүген Россия Конституциясе көне алдыннан видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем федераль һәм төбәк кануннарына төзәтмәләр кертүне мониторинглау белән шөгыльләнә. Читать дальше...

Төмән блогеры Фәрид Корманов: Халык санын алганда татар булып язылачакмын

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төмән өлкәсенең «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов халык санын алуга карата фикерен белдерде. Ул үзен татар булып язачагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа»да узган блогерлар мәктәбе делегатлары белән очрашудан соң сөйләде. «Халык саны исәбен алганда Себер татарлары үзләрен кем дип атап язылачакларын әйтә алмыйм, әмма мин татар булып язылачакмын. Татарларның саны аерым территорияләрдә яшәгәнгә кими. Шунлыктан,... Читать дальше...

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүчеләргә медаль тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 11 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). 10 декабрьдә Татарстан Республикасы иҗтимагый берләшмәләре лидерларына «Без бергә» медальләре тапшырылды. Медаль алучылар арасында Бөгелмәдә яшәүчеләр дә бар. Әлеге чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Гомумроссия халык фронты тарафыннан оештырылды. Тантанада катнашкан һәр кешене уртак максат — игелек бүләк итү берләштерде. Бөгелмәлеләр 2020 елның мартында Гомумроссия халык фронты тарафыннан картлар һәм интернатлар йортлары белән... Читать дальше...

Китап сөючеләр «Уйламаган көнем юк» китабының сюжеты белән кызыксына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ». Алсу Исмәгыйлева). Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгу турындагы хәбәрне күргән укучылар әлеге китапны кайдан сатып алып булуы һәм аның сюжеты белән кызыксына. Китап «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителде, аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тәкъдим итә. «Китапны сорап районнардан шалтыраталар», — диде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул китапны киләсе атнадан Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Шикарный и практичный стиль Елены Джокович из базовых вещей






Режиссёр легендарных "Бременских музыкантов" чуть не умерла в Москве

В Екатеринбурге пройдет благотворительный забег Ural Legal Run

Герои России, меры поддержки многодетных семей и показ «Карины» в стране: топ-10 новостей недели

Полянский обратил внимание на пост экс-главы МИД Линкявичуса о Крымском мосту