Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Азнакайда бер сәгатьтә 700 мең сумга якын хәйрия акчасы җыелды

0

(Азнакай, 4 декабрь, «Татар-информ», «Маяк» ). Бүген Азнакайда инде матур традициягә әверелгән шәфкатьлелек телемарафоны үтте. Мәдәният йортында башланган марафон һәр елдагыча, туры эфирда барды.Азнакайлылар тарафыннан бер сәгать эчендә 700 мең сумга якын акча җыелды. Марафон көн буена дәвам итеп, анда һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның гомер-гомергә ярдәмләшеп, тормыш сынауларында бер-берләренә терәк булып яшәүләрен ассызыклады. Чара барышында шәфкатьлелек ярдәме тартмалары яныннан кешеләрнең өзелмәве дә әнә шуңа дәлил иде.

Физик мөмкинлекләре чикле район кешеләренә даими ярдәм күрсәтүчеләргә район башлыгы ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Районның хезмәт коллективлары, нефтьчеләр, шәхси эшмәкәрләр ел саен районның шәфкатьлелек чарасында үзләреннән зур өлеш кертә. Ел дәвамында күрсәтелгән ярдәм хакында инде әйтәсе дә юк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Посол Антонов: РФ готова вести диалог с западными странами на равных условиях

Снежный покров сформировался в Москве 9 мая впервые в истории метеонаблюдений

Северянка Лада Еськина – бронзовый призер первенства России по боксу

Ребенка на ИВЛ санавиация доставила из Москвы в Энгельс