Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Санкт-Петербургта мастер-класста милли чигү үрнәкләрен өйрәткәннәр

0
Санкт-Петербургта мастер-класста милли чигү үрнәкләрен өйрәткәннәр

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы милли мәдәният һәм сәнгать буенча мастер-классларда милли чигү үрнәкләрен өйрәткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән әле күптән түгел генә ачылган «Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышлана» дип аталган сәнгать күргәзмәсе аларның иҗади башлангычларына этәргеч булган.

Үзенчәлекле милли мәдәният һәм сәнгать мастер-класслары «Петербург-Казан» танып белү-иҗат проектының бер өлеше булып тора. Проект «Ак калфак-Нева» оешмасы тәкъдиме белән булдырылган. Мастер-классларда бер-берсеннән милли чигү үрнәкләрен һәм чәчәк бәйләмнәре сурәтләрен үзләштерергә була.

Хатын-кызлар хәрәкәте активисты Фәридә Гренда «Ак калфак-Нева» оешмасында рәссам һәм дизайнер күнекмәләрен тормышка ашыра. Соңгы вакытта ул мөстәкыйль рәвештә тамбур чигү осталыгын өйрәнеп, «Татарстанның 100 еллыгына йөз чиккән сөлге» онлайн конкурсында катнашкан.

Күп кенә шәхси күргәзмәләрдә катнашучы талантлы Петербург рәссамы Эльмира Мостафина акварель белән чәчәкләр ясарга өйрәткән.

Бу мастер-класслар «Татар милли бизәге» дигән темага «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты алдыннан оештырылган. Чарада катнашучылар «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы исеменнән «Петербург-Казан» проектына ярдәм иткән һәм мастер-класслар үткәрү мөмкинлеге биргән өчен Вәкиллеккә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






В Ярославле подорожали проездные: сколько теперь стоят

Обновления Microsoft стали вновь доступны россиянам

Диетолог рассказала, как есть шашлык и не толстеть

В Благовещенске мужчина пойдет под суд из-за продажи корней женьшеня в интернете