Әлки районы үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге бинасы ачылды
(Әлки, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы капиталь ремонттан соң тантаналы төстә ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, районның баш табибы Светлана Одушкина, медицина хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.
Йогышлы чирләр корпусы республика программасы нигезендә тулысынча яңартылды. Пандемия шартларында аның төзекләндерелеп ачылуы аеруча әһәмиятле.
«Йогышлы чирләр бүлеге бинасы яңа тормыш белән яши башлады дияргә була. Биредә медицина хезмәткәрләре өчен күп уңайлыклар, пациентларны тизрәк дәвалап аякка бастыру өчен заманча шартлар тудырылган», — диде район башлыгы Александр Никошин тантанада ясаган чыгышында.
Ул пандемия шартларында көчләре, вакытлары белән исәпләшмичә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Көтеп алынган бу шатлыклы вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та тәбрикләде. Ул төзекләндерү эшләрен кыска срокта, сыйфатлы итеп башкарган «Стройдорсервис +» җәмгыяте директоры Илгиз Зайдаровка Рәхмәт хаты тапшырды.
Баш табиб Светлана Одушкина заманча төс алган, тулысынча яңартылган йогышлы чирләр корпусында башкарылган эшләр өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Яңа бинада берьюлы 12 кеше дәвалана алачак. Тиешле документлар эшләп бетерелгәч, бүлек пациентларны кабул итә башлый.