Казан мәктәпләрендә туклану буенча ата-аналар контроле системасы булдырылачак
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда ата-ана контроле системасы оештырыла, анда катнашучылар мәктәп ашханәләрендәге туклануны тикшерәчәк. Бу турыда Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Мин ата-аналар контроле оештырырга тәкъдим итәм. Без ата-аналар санын алдык, кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга бу мөһим эштә 11 елга бер тапкыр катнашырга туры килә», — диде Илсур Метшин. Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановка директорлар корпусын һәм актив ата-аналарны өйрәтүче семинарга җыярга кушылды. Анда бурычлар һәм таләпләр куелачак, ә алар мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартлары булачак. «Без ата-аналарны бу чарада катнашырга чакырдык. Һәр мәкттәптә җәмәгать контроле, ата-аналар белгән стандартлар булачак. Алар безгә кайнар ризык белән тәэмин итүне көйләргә һәм оештырырга ярдәм итәчәк», — диде Илсур Метшин. Семинарда Казан мэры һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре катнашачак.