Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә туган телне саклау турында фикер алышу була

0

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә «Глобальләшү шартларында мегаполиста туган телне саклау» темасына түгәрәк өстәл була. Биредә туган телләрне өйрәнү проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар, туган телләрне өйрәнү тәҗрибәсе һәм практикасы белән уртаклашачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фикер алышуда Мәскәү хөкүмәте, Россия Мәгариф министрлыгы, Милләт эшләре буенча федераль агентлык, Мәскәү Мәгариф департаменты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, башкаладагы төрле төбәкләрнең тулы вәкаләтле вәкиллекләре, шулай ук университет галимнәре һәм укытучылары, Мәскәүнең гомуми белем бирү мәктәпләре педагоглары катнашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны республикада Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан итте. Төбәктә киләсе ел дәвамында барлык милләт вәкилләренең: рус, татар, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Теләге булган һәркем уй-фикерләрен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләренең электрон почтасына Nailya.Akmaeva@tatar.ru (Акмаева Наилә Рафаил кызы) җибәрә ала, диелә бу хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






В Волоколамском округе отреставрируют церковь Рождества Пресвятой Богородицы

Две команды Подмосковья вошли в топ-3 сборных по боксу среди регионов РФ

Школу паллиативного пациента открыли в Химках

Журналистка Надежда Кеворкова* внесена в перечень террористов и экстремистов