Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Өч елда Татарстанда мәктәп укучылары арасында симерүдән интегүчеләр саны арткан

0
Өч елда Татарстанда мәктәп укучылары арасында симерүдән интегүчеләр саны арткан

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2016-2019 елларда мәктәп укучылары арасында симерүдән интегүче балалар саны сизелерлек арткан. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Роспотребнадзор ризыкның балалар өчен иминлеге белән беррәттән файдалы булуына да зур игътибар бирә башлады. Чөнки өч ел эчендә Татарстанда 14 яшькә кадәр укучылар арасында симерүдән интегүчеләр саны 40 процентка артса, 15-17 яшьлекләр арасында — 65 процентка арткан. Бала вакыттан симерү йөрәк, шикәр авыруларын китереп чыгарырга һәм тән төзелешенә зыян салырга мөмкин», — диде ул.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе җитәкчесе.баланы дөрес тукландыру мәсьәләсе гаиләдә дә мөһим булуына басым ясады. «Өйдә файдалы ризык ашамаган балага мәктәптә дә аңа ияләшү авыр», — диде Патяшина

2020-2021 уку елы башында Роспотребнадзор «Демография» милли проекты кысаларында мәктәп балалары арасында туклану мәсьәләсе буенча мониторингта катнашкан. Оешма Татарстанның 35 муниципаль берәмлегендәге 100 мәктәптә сораштыру уздырган. Тикшерү 2, 5, 10 сыйныф укучылары арасында булган.

«1177 анкета нәтиҗәсе ата-аналар белән сәламәт туклану принциплары буенча эшләү кирәклеген раслады. Мәктәпкә барыр алдыннан көн саен иртәнге ашны 62 процент укучы ашый. 31 проценты кайвакыт ашый, 6 проценты даими иртәнге ашсыз мәктәпкә бара. Бала сәламәтлеге өчен туклану арасындагы тәнәфес дүрт сәгатьтән дә артмаска тиеш», — диде Марина Патяшина.

Тикшерү фаст-фуд, чипс һәм сохари куллану проблемасын да ачыклаган. Сораштыруда катнашкан балаларның 13 проценты бу зыянлы продуктларны көн саен куллана икән. «Дөрес туклану — баланың физик һәм акыл үсеше нигезе икәнен онытмаска иде», — диде Татарстанның баш санитар врачы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






10-й Ак Барс Банк Казанский марафон собрал около 30 000 участников

«Средняя по городу»: Лев Лещенко рассказал о своей пенсии

Госдума утвердила Мантурова на посту первого вице-премьера России

«Лакмусовая бумага»: Краснов об ответах США и Германии по теракту на «Северных потоках»