Травматолог бозлавыкта дөрес егылу алымнарын өйрәтте
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бозлавык вакытта егыла башласаң, аяк-кулларны кырыйга сузмыйча, гәүдәне бербөтен итеп тупларга кирәк. Шулай ук шуны истә тоту мөһим: беренче чиратта телефон, сумка яки кулдагы башка нәрсәләрне түгел, ә үз-үзеңне саклау хәерле. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең беренче травматология бүлеге травматолог-ортопеды Александр Бородкин хәбәр итте. «Аркага егылудан һәм бозга башның арты белән бәрелүдән сакланырга, мөмкин булган кадәр янга аварга һәм кулларны аста калдырмаска тырышырга кирәк», — диде спикер. Балалар республика клиник хастаханәсе травматология бүлеге мөдире, травматолог-ортопед Алексей Глушков егылганда беренче эш итеп гәүдәне тупларга, ә иң яхшысы — боз өстенә басмаска кирәк, дип өстәде. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда пандемия сәбәпле бозлавык аркасында килеп чыккан имгәнүләрнең 40 процентка кимүен хәбәр иткән иде.