Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Казанда Россия мөселманнарын хәләл яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәкләр

0
Казанда Россия мөселманнарын хәләл яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәкләр

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 9 декабрь көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә «Хәләл тормыш рәвеше» Бөтенроссия конференциясе узачак. Анда ислам финанслары һәм хәләл индустрия белән бәйле кешеләр катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова сөйләде. «Сентябрь аенда без Мәрҗани мәчете белән бергәлектә „Хәләл яшәү рәвеше“ дигән түгәрәк өстәл уздырган идек. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүчеләр ихтыяҗы белән зур конференция уздырырга булдык. Сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү оешмасы буларак, безнең максат — инвалид кешене социаль һәм рухи тормышка кертү», — дип сөйләде ул. ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин «хәләл» төшенчәсенең ризыкка гына түгел, ә барлык яшәү рәвешенә кагылырга тиешлеген искәртте. «Хәләл төшенчәсе безнең эш урынын, киенүне, табышны, һ.б. үз эченә ала. Шулай ук сәламәтлеге чикле кешеләргә дә без игътибар бирәбез. Аларга бирелгән даруларның хәләл булу булмавы соравы туа, аларның яшәү урыны, кулланган җиһазлары да карала», — дип сөйләде ул. Сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең идарә әгъзасы Юныс Сибгатуллин конференциядә катнашачак кешеләр турында сөйләде. «Конференциядә ислам финанслары һәм хәләл индустриядә эшләгән кешеләр катнашыр, дип өмет итәбез. Пандемия сәбәпле, онлайн форматта катнашучылар да булачак», — ди ул. Конференцияне ТР Диния нәзарәтнең Хәләл стандартлары комитеты, Ислам юридик үзәге һәм сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге оештыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Microsoft разблокировала «офисные» обновления для россиян

Новый министр обороны / Новости за пару минут 13.05.2024

В столице начали собирать "Москвичи" по полному циклу

Третий Всероссийский ИОТ-слёт пройдет 30–31 мая в Москве