Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Илсур Һадиуллин: Киләсе елда 217 мәктәп ашханәсен яңартырга планлаштырабыз

0

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда 217 мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасы төзелгән һәм бүгенге көндә ведомстволар белән килештерү эше бара. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «2021 елда мәктәп ашханәләрен яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүен көтәбез. Хәзер юл картасы эшләнгән. Хәзер Татарстанның Төзелеш министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән килештерү эше бара. 217 мәктәп ашханәсен зурайту, шартларын яхшырту, җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла», — диде Илсур Һадиуллин. Министр 217 ашханәне зурайтуны, яңартуны Роспотребнадзор таләп итүен әйтте. Министрлык мәгълүматы буенча, Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Аларның филиалларын, кайберләре берничә бинада урнашуын исәпкә алып, республикада барлыгы 1763 мәктәп ашханәсе бар. Шуларның 81 проценты ризыкны үзләре әзерли, ә 19 проценты махсус оешмалар китергәнне тарата.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






ЦБ: средства населения на депозитах в Московском регионе выросли

Стоимость проезда в поездах Москвы и Подмосковья изменится с 20 мая

Современная школа на 1 230 мест появится в Балашихе в 2025 году

Зарплата красноярских медсестер оказалась одной из самых низких в стране