Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Татарстан һәм Иран медицина туризмын үстерергә планлаштыра

0

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан һәм Иран сәламәтләндерү һәм медицина туризмы өлкәсендә үзара бәйләнеш нокталарын эзләячәк. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. Бүген Казанда Иран белән онлайн-телекүпер һәм Иран язучысы Пегах Никбахтның «Жемчужина Волга» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашу барышында бер чит ил журналисты Татарстан һәм Иранның медицина һәм сәламәтләндерү ресурсларын ничек үстерергә планлаштырулары белән кызыксынды. Моңа җавап итеп, Иванов ике якның да хәзер бу юнәлештә багланышлар нокталарын эзләвен искәртте. Аның сүзләренчә, Иран сыйфатлы медицина хезмәте тәкъдим итә ала, ә Татарстан – профильле белем бирү һәм шифаханәләр. «Иран һәм Татарстан ресурсларын исәпкә алып, туристлар агымын үстерү нокталарын эзләячәкбез», - диде ул. Китап авторы үз чыгышында Казанның, тулаем алганда, «академик һәм фәнни йөзе» булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, очрашу барышында катнашучылар берничә тапкыр Россия белән Иран арасында хәзерге вакытта визасыз режим урнаштыру турында сөйләшүләр алып барылуын билгеләп үтте. Аларның уңай нәтиҗәсе туристлык агымына уңай йогынты ясарга тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль: Рекордный 10-кратный чемпион, побежденный в двух сетах Хубертом Гуркачем на Открытом чемпионате Италии | Теннисные новости






Лицензирование безопасности: Шаги к получению лицензии МЧС в Москве

Три пары из Кузбасса зарегистрируют брак на выставке-форуме «Россия» в Москве

В Благовещенске мужчина пойдет под суд из-за продажи корней женьшеня в интернете

В Ярославле подорожали проездные: сколько теперь стоят