Миңнеханов «Россиядә эшләнгән» форумында экспортны үстерү буенча мастер-класс бирде
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә эшләнгән» Халыкара экспорт форумында мастер-класс бирде. Видеоконференция элемтәсе режимында ул республика җитештерүчеләренең экспорт базарларында продукцияне этәрүе турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның бердәм Россия тышкы сәясәте кысаларында инде 30 елга якын халыкара элемтәләрне үстерүен сөйләде. 130дан артык ил республиканың сәүдә партнерлары булып тора. «Татарстан үзен Россиянең үзәк Евразия төбәге буларак таныта. Республика илнең икътисади яктан үсеш алган өлешендә, транзит сәүдә юллары киселешендә урнашкан», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, Татарстан тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Россиядә алтынчы урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республика химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше продуктларын актив экспортка чыгара, чит ил партнерларына азык-төлек, медицина җиһазлары җибәрә.
«Әгәр 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр республикага 12 миллиард АКШ доллары инвестицияләре кергән булса, соңгы биш елда төп капиталга инвестицияләр елына 600 — 650 миллиард сум тәшкил итте», — дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе сүзләренчә, предприятие инвесторлары җитештерә торган продукция Россиядә генә таратылмый, экспортка да чыгарыла.
«Россия Президентының чимал һәм энергетик булмаган товарларның экспорт күләмен арттыру буенча йөкләмәләрен үтәү өчен Татарстанда 2025 елга кадәр Экспортны үстерү стратегиясе кабул ителде. Республика хакимият органнарының эше Россия экспорт үзәге белән даими хезмәттәшлектә алып барыла», — дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның халыкара элемтәләре үсешенә Казанда эшләүче дипломатик учреждениеләр ярдәм итә. Республиканың чит илдә төрле статустагы 14 вәкиллектән торган челтәре бар, алар хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләрен күзәтә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү, мәгълүмати технологияләрне киң куллану һәм тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә белгечләр әзерләү турында сөйләде.