Самосырово чүплеге янындагы полигонны юк итәләр
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Элек Казан экологик комплексына караган Самосырово чүплегеннән 50 метр ераклыкта булган чүп полигоны юкка чыгарылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Элеккеге полигон ябылган һәм суд карары буенча 2017 елда Башкарма комитетка тапшырылган. Гамәлдәге закон буенча, сәнәгать һәм каты коммуналь калдыкларны җыю вакытында зыян китерелгән җирне рекультивацияләргә кирәк», диелгән мэрия хәбәрендә. Проект-смета документациясен эшләү өчен Казан бюджетыннан 11,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.