Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләүчеләрне ачыклауны губернатор үз контроленә алган
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Әстерханда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләүчеләрне ачыклау эшен өлкә губернаторы Игорь Бабушкин үз контроленә алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли Шура рәисе, Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.
Әстерханда вандаллар Тукай һәйкәлен майлы буяу белән зәңгәр төскә буяганнар һәм сынның сул җилкәсендә свастика ясаганнар дигән хәбәр бүген иртән социаль челтәрләрдә таралды. Соңрак өлкә прокуратурасының бу очрак буенча җинаять эше кузгатуы билгеле булды.
Васил Шәйхразиев вандаллык факты буенча өлкә губернаторы Игорь Бабушкин белән элемтәгә керүен әйтте. «Игорь Юрьевич бу фаҗига турында ишеткән иде инде һәм аны үз контроленә алган», — диде Шәйхразиев.
Бу хулиганлык кынадыр дип уйлыйм, шул ук вакытта бу безгә сигнал булып тора, диде вице-премьер.
«Тукай һәйкәленә чәчәкләр генә китерсеннәр иде дип телисе килә. Тукайга зур ихтирам белән карарга кирәк. Һәйкәлләрне бозу җәмгыятькә матурлык өстәми, әлбәттә», — дип фикерен уртаклашты Шәйхразиев.