Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республика үсешенең төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты киләсе елда гамәлгә ашырырга планлаштырылган перспектив проектлар турында да мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов транспорт инфраструктурасы, мәгариф системасының матди-техник базасын модернизацияләү, мәдәният тармагын һәм ТКХ өлкәсен үстерү өлкәсендәге проектларны билгеләде. Очрашуда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, республиканың Төзелеш министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы җитәкчеләре дә катнашты, диелә хәбәрдә.