Пермь татары Рөстәм Галиев: Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Пермь краеның «Чәкчәк» иҗтимагый-төбәк оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган Барда районында рус кешеләренең дә татарча сөйләшүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» да узган блогерлар мәктәбе делегатлары белән очрашудан соң сөйләде. «2010 елгы мәгълүматлар буеча, Пермь краенда 125 мең татар яши. Пермьнең көньяк өлешендә татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган районнар бар. Мәсәлән, Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә. Андагы мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытыла, даими татар артистлары килә, татар теле өстенлек итә», — диде ул. Рөстәм Галимов Пермь краенда халык санын алганда татарларның саны кимер, дигән фикерен белдерде. «Шәһәрдә татар гаиләләре юкка чыга бара: катнаш никахлар арту, руслашу процессы күзәтелә. Татар гаиләсе була торып та, балалар мәктәптә яки балалар бакчасына йөреп, туган телен оныта, чөнки миллион кеше яшәгән Пермь шәһәрендә бары тик бер генә татар балалар бакчасы бар. Шунлыктан, балалар рус мохитендә үсә», — ди ул. «Шәһәрдә үсеп, руслашкан татарлар үзләрен рус дип яздырган очраклар бар. Аларның үзаңнары юк. Минемчә, андый милләттәшләребез белән аерым эш алып барырга кирәк» — диде Рөстәм Галимов.