Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Казанның бер балалар бакчасында әти-әниләр чиратлашып няня булып эшли

0
Казанның бер балалар бакчасында әти-әниләр чиратлашып няня булып эшли

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «XXI гасыр» торак комплексында урнашкан 162нче санлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең берсе ата-аналарның «ватсап» төркемендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән — чиратлашып балаларны карарга чакырган. Бу турыда «Татар-информ»га әниләрнең берсе хәбәр итте . «Балалар бакчасында кадрлар кытлыгы. Няня больничныйда булганда, без тәрбиячеләргә булышабыз. Бүгенге коронавирус таралган көндә балалар өчен аеруча борчылабыз, әти-әниләр медицина тикшерүе узмаган, белешмәләре юк. Соңгы тапкыр табиб янына кайчан барганнарын кем белсен», — диде ул. Ата-аналар чиратлашып савыт-сабалар юарга, ашарга тезәргә, караватларны җыярга, балаларны урамга чыгарып йөртеп керергә булыша. 162нче санлы балалар бакчасы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлназ Кашапова әлеге хәлне раслады. «Әти-әниләр тәрбияче урынында эшләми, ә аларга ярдәм итәргә килә, җыештыралар. Үз теләкләре белән киләләр. Сакчыга килергә тиешле әти-әниләр исемлеген калдырам, шул исемлек буенча керәләр. Битлек һәм перчаткалар белән киләләр. Медицина белешмәләрен караган юк», — диде Гөлназ Кашапова. Аның сүзләренчә, кече тәрбияченең хезмәт хакы — 12 мең сум. Бу районда андый хезмәт хакына кеше табу мөмкин түгел. Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә: «Балалар бакчасын персонал белән тәэмин итү проблемасы чыннан да бар. Җитәкче вазифаларын башкаручы кеше учреждениегә яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча барлык кирәкле чараларны күрә. Ата-аналарның балалар бакчасы төркеме эшчәнлегендә катнашу мәсьәләсе Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе тарафыннан контрольгә алынды», — дип аңлатма бирделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова безнең редакциягә белдергәнчә, ата-аналарны кече тәрбияче вазифаларын башкаруга җәлеп итү мөмкин түгел. Хезмәткәр булмаса, аның вазифаларын үзенеке белән берләштерергә риза булган башка хезмәткәргә йөкләргә мөмкин. Ата-аналар әниләрне ярдәмгә чакырган тәрбиячене проблема китереп чыгаруда гаепләп, аны эшеннән җибәрергә мөмкиннәр дип борчыла. «Без үзебез ярдәм итәргә теләдек. Тәрбиячебез бик яхшы, балалар да аны ярата», — ди кайбер әти-әниләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Какие праздники отмечаются 13 мая 2024 года, что важного произошло в этот день

Эквайеры спускаются в подземку // Банкиров привлекают большие обороты по счетам метрополитена

Тороп берет: как вратарь ЦСКА повлиял на расклад в чемпионской гонке

Тулячки выиграли Континентальную футбольную лигу