Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Фәрит Гыйбатдиновка туган ягында ике мемориаль такта ачылды

0
Фәрит Гыйбатдиновка туган ягында ике мемориаль такта ачылды

(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Комсомол район үзәгендә һәм Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновка ике мемориаль такта ачылды. Тантаналы митингта Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше, авылдашлары, дуслары, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сәфиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Урмай авылы җитәкчелеге һ.б. катнашты. «Фәрит белән ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Шушы вакыт эчендә ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Аның һәр эше татар халкы тарихында матур хатирә булып калды. Ул оештырган „Урмай зәлидә“, „Урмай моңы“, „ART-MADHIA“ фестивальләре, „Мишәр“ ансамбле генә ни тора. Фәритнең безнең арада булмавына әле дә ышанмыйм», — диде Гөлназ Шәйхи. «Фәрит Гыйбатдинов халкыбызны үзе артыннан ияртеп барды. Аның тырыш хезмәте безнең авылны бөтен татар дөньясына танытты. Әлеге мемораль такталар аның исемен мәңгеләштерәчәк», — дип сөйләде Чувашиянең Урмай авылы җирлеге җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин. Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды . Алданрак Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителүе турында хәбәр иткән идек .




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






В Томске круглосуточно работают пункты серопрофилактики

Соблазнять Горбункова должна была Лучко: как снимали фильм «Бриллиантовая рука»

В Москве конфликт в ТЦ закончился стрельбой

Рейс Москва-Гуанчжоу экстренно приземлился в Иркутске