Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл яшьләрен заманча техникада эшләргә әзерләргә кирәк
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсендә һәм агротехника техникумында булды. «Миңа биредә „Безнең ишегалды“ программасы буенча территорияне төзекләндерүгә булган карашлары ошады. Бу республиканың алга таба үсешендәге зур бурычларны хәл иткәндә таянырга мөмкин булган районнарның берсе», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук районда беренче ябык шугалакны ачты. Аннары район үзәк хастаханәсендә булды. Анда ул терапия һәм паллиатив ярдәм кабинетлары белән танышты. «Демография» илкүләм проекты буенча ачылган гериатрия кабинетында табиблар өлкән яшьтәге пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен тудырылган шартларны күрсәттеләр. Агротехник техникумда Фәрит Мөхәммәтшин музейда булды һәм дәрес барган аудиториягә керде. Ул уку процессына һәм кадрлар әзерләүгә бик кискен карарга кирәклеген әйтте.