Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә зур ышаныч белән карый

0
Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә зур ышаныч белән карый

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә ышаныч белән карый. Бу хакта ул «Казан утлары» журналы уздырган «Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясаганда әйтте. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләргә Марат Әхмәтов үзе дә килгән иде. Язучы, журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовны милләтнең яклаучысы дип саный. «Сезнең эшчәнлек миңа Туфан абый Миңнуллинны искә төшерде. „Аны соңгы юлга озатканда Газинур Морат: ‚Без ‚Әтигә әйтәм әле‘ дип әйтерлек яклаучыбызны югалттык“, дигән иде. Сез дә безнең барып сыена торган шәхесләребезнең берсе», — диде ул Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп. Марат Әхмәтов Тел комиссиясенә зур бурычлар йөкләнә һәм зур ышаныч баглана дип саный. «Әгәр дә без телебезне саклауны комиссия эшчәнлеге белән генә бәйләсәк, тирән ялгышабыз. Ул безнең бөтен милләттәшләребезнең бурычы», — диде Марат Әхмәтов. «Без үзебезгә тапшырылган телебезнең нәфислеген үстереп киләчәк буынга җиткерү. Комиссия массаларга барып җитәрлек тәкъдимнән бар икән, аны күтәреп алып, куәт биреп, үстерергә булышырга тиеш», — диде ул. Ул бу эшнең үзе өчен яңа булуын да искәртте. «Аны үлчәүгә салып булмый. Ул гектарлар һәм центнерлар белән үлчәнми. Сыер булса савар идем, җир булса эшкәртер идем, ә монда кеше күңеленә башкача барып җитәргә кирәк. Шуңа мин һәрберегезгә ышаныч белән карыйм», — диде ул залдагы язучыларга мөрәҗәгать итеп.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Собянин принял решение увеличить фонд грантов одаренным учащимся школ искусств

10 РЕДКИХ животных из Красной книги, которых можно встретить в Москве

Евгений Семёнов: «Россия опрокинула все попытки лишить её суверенитета»

За ЖКХ пустующих квартир теперь заплатят соседи: новые правила расчета