Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Магнитогорск татарлары автономия бинасын киңәйтү өчен ярдәм сорый

0

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Магнитогорск татар автономиясе җитәкчесе Кадиминур Таһиров белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Алар Магнитогорск татарлары автономиясе бинасы мәйданын киңәйтү мәсьәләсе турында да фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бина шәһәр үзәгендә урнашкан, аның койма белән әйләндереп алынган мәйданы бар. Хәзерге вакытта бинаның бер өлеше буш тора, элек анда китапханә булган. Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук яклар Екатеринбургта һәм Магнитогорскида уза торган татар фестивальләре, ике якның да иҗат коллективлары актив катнашуы өчен конкурслар буенча оператив мәгълүмат алмашу турында килеште. Мәсәлән, Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге җыр конкурслары, «Хәтер» конкурсы, ә Екатеринбургта «Урал сандугачы», «Шома бас» бәйгеләре уңышлы уза. Очрашу ахырында яклар Татарстан һәм Магнитогорск шәһәре предприятиеләре арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне дә көчәйтү хакында да искәрттеләр, диелә бу хәбәрдә..




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Павлюченкова вылетела с турнира в Риме

За ЖКХ пустующих квартир теперь заплатят соседи: новые правила расчета

Пескоструйную очистку более 170 инженерных сооружений проведут в Москве

Парад Победы 2024г.