Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Камил Кәримов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

0
Камил Кәримов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы, «Казан утлары» журналы мөхәррире Камил Кәримов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хатын аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

Бүген «Татмедиа»да «Казан утлары» журналы уздырган «Илең турында уйла!» әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы үтте. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

Бәйге йомгаклары алдыннан Марат Әхмәтов журнал мөхәррире Камил Кәримовны 70 яшьлек юбилее белән котлады.

«Сезнең сүзегез минем яңа эшчәнлегем өчен бик файдалы гамәл», — диде ул залдагы язучыларга адреслап. «Синең һәр сүзең, чеметеп ала торганы бигрәк тә, тагын да файдалы була», — дип дәвам итте Марат Әхмәтов Камил Кәримов мөрәҗәгать итеп

Котлауларга Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да кушылды. Ул язучыны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән дә тәбрикләде.

«Сезнең гомерегез әдәбият һәм сәнгать әһелләрен сөендереп узды. Алга таба да сөендерсәгез иде. Минем кебек сөенеч көткән кешеләр күп әле», — диде Камил Кәримов рәхмәт сүзләренә кушып.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно, с кем сыграет Вероника Кудерметова во втором круге турнира WTA-1000 в Риме






Салют в честь Дня Победы в Петербурге. Видео

Итоги конкурса «Педагог-психолог года-2024» подвели в Подмосковье

Жители Воскресенска отпраздновали День Победы в усадьбе Кривякино

Глава Воскресенска поздравил ветерана ВОВ с праздником