Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

«Тоталь диктант» чарасын оештыручылар «Татар-информ» агентлыгына рәхмәт белдерде

0
«Тоталь диктант» чарасын оештыручылар «Татар-информ» агентлыгына рәхмәт белдерде

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясенең Рәхмәт хатына лаек булды. Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында 2020 елда узган «Тоталь диктант» чарасына йомгак ясадылар.

«Татмедиа» АҖ филиалы булган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Тоталь диктант 2020» акциясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашуы һәм рус теле мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Моннан тыш, мәгълүмат агентлыгының PR-менеджеры Альбина Гатауллинага «Татмедиа» бинасында «Тоталь диктант» язу мәйданчыгын оештыру өчен шәхси рәхмәт белдерелде.

Быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, «Тоталь диктант» язу традицион язгы чордан октябрь аена күчерелгән иде.

Татарстанда акциядә 45 муниципаль район, 124 торак пункт катнашты. Аларда социаль дистанция тәкъдимнәрен исәпкә алып 418 мәйданчык оештырылды — бу узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга диярлек (91) күбрәк.

Акциянең иң өлкән катнашучысына 80 яшь, иң кечесенә нибары алты яшь иде. Әмирхан Шәйхнуров — «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучысы. «Тоталь диктант» язарга октябрь аенда әнисе белән килде. Әлегә дүртле алды, тик киләсе сезонда «отличник» әнисен куып җитәргә ниятли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

В России назвали подвигом победу Рублева на "Мастерсе" из-за болезни






Беременная актриса Арзамасова отправилась на отдых с девушкой своего пасынка

"Цена взлетит в небо": эксперт объяснил, что стоит заранее купить россиянам

"Лето подложит нам всем свинью": новый прогноз метеорологов

Собянин: в Подольске отразили атаку летевшего на Москву дрона ВСУ