Миңнеханов «Баркли» корпорациясе башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда республика территориясендә төзелеш һәм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. «Баркли» корпорациясенә 1993 елда нигез салынган, хәзер ул Россиядә төзелеш, проектлау, дизайн, проектлар белән идарә итү, күчемсез милек объектларына инвестицияләр белән идарә итү белән шөгыльләнүче тулы цикллы девелопер компанияләренең берсе.