Миңнехановка Татарстанда социаль объектлар төзү программасын турында сөйләделәр
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елга төзелеш өлкәсендәге беренчел йомгакларны бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләделәр. Докладны республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тәкъдим итте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сәламәтлек саклау» программасына 51 объект кергән булган. 43 ФАП һәм җиде табиблык амбулаториясе төзелгән. Биектау районында «Гомуми практика табибы офисы» объектын төзү төгәлләнә. «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасында каралган 61 объектның 56сы тапшырылган. Калган биш объект төгәлләнү стадиясендә. «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен блок-модуль төзелеше» программасы буенча 21 объект планлаштырылган. 17 объектта эшләр төгәлләнгән, калганнарына җиһазлар кайтарыла. План 25 декабрьгә үтәләчәк. Балалар бакчалары төзү программасы буенча 22 объект сафка бастырылган. Хәзерге вакытта төгәлләнмәгән бер объект — «Көнбатыш елга аръягы» балалар бакчасы калган. Эшләр 95 процентка башкарылган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр әлегә дәвам итә. Сыер тораклары һәм сарык фермалары төзелеш программасы буенча алты объект төзелгән. Хәзерге вакытта соңгы объектта эшләр бара. Шулай ук Фролов 2021 елга төзелеш өлкәсендә дәүләт программаларын әзерләү турында да сөйләде. 44 программа тормышка ашырылырга тиеш. Хәзерге вакытта алар тиешле ведомстволар белән килешенә. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.