Дмитрий Песков: 2021 елда бөтен дөньяда коронавирустан вакцинацияләү узачак
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия президентының матбугат сәркатибе киләсе елда бөтен дөньяда коронавируска каршы вакцинация узачак дип фаразлый. Шулай ук, ул пандемия башланып бер ел узганнан соң да «сораулар кимеми» дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза. «Минемчә, киләсе елда вакцинация булачак. Бөтен дөньяда. Кайдадыр көчлерәк булыр, кайдадыр ул кадәр ук булмас. Өстәвенә, һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә», — диде ул «Россия 1» телеканалында Наили Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында. Шул ук вакытта Песков әйткәнчә, сораулар кимеми. «Бу хәлләр башлануга бер ел узса да сораулар кимеми. Кызганыч, табиблар да җавап бирә алмый», — диде Песков.