Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Кариев театры бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итә

0

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 21-29 декабрьдә һәм 2-3 гыйнварда бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итәчәк. Бу хакта Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы мавыктыргыч интермедияләр һәм интерактивлар, әкият геройлары катнашында уеннар, тәм-томнар һәм заманча музыка көтә. Шулай да узып баручы елның төп бүләге - «Тылсымбикә» әкиятенең премьерасы. Ул 2020 елда – соңгы һәм 33нче театр сезоны башланганнан бирле бишенче спектакль булачак. «Тылсымбикә» әкиятен танылган драматург һәм режиссер, М.Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Кариев театры өчен махсус язган. Спектакль тексты авторы — шагыйрә Резеда Зәйниева (Гобәева). Спектакльнең режиссеры - «Арлекин» Бөтенроссия милли премиясе номинанты, «Алтын битлек+» фестиваленең катнашучысы Регина Саттарова. Спектакль сюжеты буенча, Хәйдәр исемле малай янына Яңа ел бәйрәмендә әбисе килә. Ул сабыйга тылсымлы әкият сөйли, аның ахырында малай шуны аңлый: аның өчен яраткан әбисе һәрвакытта да тылсым һәм бәйрәм бүләк итүче чын Кыш бабай булган икән. Тамашалар 10.00 һәм 13.00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю

Сдал подельников - и вдруг умер: Странная смерть банкира, давшего показания на "полковника-миллиардера" Захарченко

В конкурсе «Мисс Суздаль» в честь 1000-летия города победила девушка из Коврова

Московское море: каким оно было?