Чистайда ветераннарның исемнәре мемориаль такталарда мәңгеләштерелде
(Чистай, 20 декабрь, «Татар-информ», « Чистай-информ », Гөлгенә Сафиуллина). Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашкан эчке хезмәт хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль такталар ачтылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә Чистайда законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау эшенә зур өлеш керткән ветераннар, канкойгыч вакыйгаларда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү мөһимлеге турында тантанада Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче номерлы тикшерү изоляторы җитәкчесе сөйләде. «Яшьләр безнең геройларыбызны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хәтердә сакларга тиеш. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта, тарихны бозып күрсәтергә омтылыш ясалганда мөһим. Без фаҗигале вакыйгалар кабатланмасын өчен үткәнебезне хәтердә тотарга тиеш», — диде Олег Нестеров. Отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Василий Малафеев яшәгән йорт фасадындагы мемориаль тактаны ачу хокукын Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 5нче номерлы тикшерү изоляторы башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Олег Нестеровка һәм Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовка бирелде. «Мондый чаралар, һичшиксез, мөһим һәм кирәк. Бу ел юбилей елы — канкойгыч сугыш тәмамлануга 75 ел. Безнең ата-бабаларыбыз үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм тыныч вакытта да илебез хакына эшләүләрен дәвам иттеләр. Хәзерге буынның бурычы — алар турындагы хәтерне саклап калу», — диде Михаил Иванович. Мемориаль тактаны ачуда Василий Степановичның туганнары да катнашты.