Кукмара районының ике авылында хоккей тартмалары ачылды
(Кукмара, 20 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмара районының ике авылында хоккей тартмалары ачылды. Әлеге корылмаларны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә Купка һәм Аш-Буҗи авылларында хоккей тартмалары ачылды. Мәдәни чараларга шактый киртәләр куелган заманда яшьләр мондый корылмаларга аеруча мохтаҗ. Хоккей мәйданчыгында бөтен шартлар да булдырылган: зур уен тартмасы, яңа киенү-чишенү бүлмәләре… Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховның сүзләренчә, әлеге корылмаларны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләгәннәр, шулай ук иганәчеләр дә булышкан, авыл халкының да көче күп кергән. Авылларда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге дә килгән иде. Район башлыгы Сергей Димитриев, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповлар спорт корылмалары төзелешендә күп өлеш кертүчеләргә грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. «Зур Сәрдек — бик данлыклы җирлек, монда тырыш, булдыклы халык яши, бу турыда хәтта республикада да билгеле. Сез тырышып эшли дә, матур итеп яши дә беләсез, спортны яратасыз. Федераль, республика программалары безгә тормыш шартларын яхшырту өчен зур мөмкинлекләр бирә. Әлеге хоккей тартмасы да шуның ачык мисалы, уңышлар сезгә», — диде район башлыгы. Тартмаларны ачу бәйрәменә кызлар-егетләр генә түгел, авылның өлкән абый-апалары, кунаклар да җыелды. Алар өчен чын бәйрәм оештырылды: табада коймак, казанда пылау пеште, самавырда чәй кайнады.