Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтте
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе көтелә. Төнлә һәм көндез кайбер районнарда бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән синоптиклар хәбәрендә.