Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» командасын Россия Кубогында алтынчы җиңүе белән котлады

0
Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» командасын Россия Кубогында алтынчы җиңүе белән котлады

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчыларын, шулай ук тренерлары Ришат Гыйләҗетдиновны, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровны Россия Кубогы финалында җиңүләре белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Катлаулы уенда сез Мәскәүдәге принципиаль көндәшләрне җиңдегез һәм янә чемпионлык, лидерлык статусын ныгыттыгыз», — дигән Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында. Ул спортчыларга Россиянең спорт төбәге буларак республиканың абруен арттырачак җиңү өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, җиңү — ул «клубның бөтен коллективының югары профессиональ эшенең закончалыклы нәтиҗәсе, Россиянең атказанган тренеры Ришат Сираҗетдин улы Гыйләҗетдиновның иң яхшы нәтиҗәне максат итеп куюына, спортчыларның дөрес мотивациясенә һәм берләшүенә генә юнәлгән». Ул гомуми җиңүгә өлеш керткән яшь волейболчыларны котлады. Республика Президенты спортчыларга сәламәтлек, бәхет һәм яңа казанышлар теләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Динамо-Ак Барс» волейболчылары икенче ел рәттән алтынчы тапкыр Россия Кубогына ия булды. Мәскәүнең «Динамо» командасына каршы матч Татарстан кызларының (3:1) җиңүе белән тәмамланды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Начались съемки нового сезона сериала «Ивановы-Ивановы»

В Самарской области сотрудники транспортной полиции задержали пассажира поезда с особо крупной партией наркотиков

«Средняя по городу»: Лев Лещенко рассказал о своей пенсии

Гендиректор «Динамо» Пивоваров высказался о проведении Братского кубка летом