Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Татарстанда ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә 

0
Татарстанда ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә 

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә, урыны белән -18 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава -3…-8 градус, ә көньяк-көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Чәршәмбедән җомгага кадәр Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. «Чәршәмбе урыны белән бераз кар яварга мөмкин, ә алга таба явым-төшем ихтималы аз», диелгән якынча фаразлауда. 23 декабрьдә төнлә һава температурасы -9…-14 градус булырга мөмкин. Көндез -7…-12 градус көтелә. 24 һәм 25 декабрьдә салкынрак булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -13…-18 градус көтелә. Җомга урыны белән -23 градуска кадәр салкынайта, көндез -9...-15 градус салкын була. Фаразлаулар буенча, шимбә һава торышы бозылачак. Каты җил исәргә, кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13...-18 градус, урыны белән -23 градуска кадәр, көндез -8...-13 градус салкын көтелә. Якшәмбе салкынча һава торышы һәм кар явачагы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Депутат Госсовета РТ Нигматулин возглавил реготделение партии «Новые люди» в Татарстане

Мать с ребенком упали с четвертого этажа в шахту лифта в Иванове

Вступают в силу: май

Прогрессивные методы предсказания роста криптовалют на Бинанс — ИИ в действии