Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Татарстанның балалар табибы Яңа ел каникулына киңәшләр бирде

0

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәр балалар клиник хастаханәсенең табиб-педиатры Гөлинә Гәрәева Яңа ел каникулларын файдалы итеп үткәрү һәм яңа уку чиреге башлануга стресссыз, сәламәт килеш керешү өчен берничә файдалы киңәш әзерләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Педиатр сүзләренчә, саф һавада йөрү, уеннар һәм спорт дәресләре — иң яхшы ял. Күп кенә балаларның урамда йөрүе мәктәпкә кадәр бару һәм өйгә кайту юлы белән генә чикләнә. Шуңа күрә каникул вакытында укыган чакта җитмәгән саф һавада йөрүне компенсацияләргә кирәк. Саф салкын һава кислородка бай, нәтиҗәдә, сәламәтлек, баш мие эшчәнлеге, кәеф, тышкы кыяфәт яхшыра. Салкын кешене чыныктыра, иммунитетны ныгыта. Салкын һавада йөрү баш авыртулары белән көрәшергә ярдәм итә һәм йөрәкне ныгыта. Түбән температура нерв системасы тонусына ярдәм итә, стресска каршы торуны ныгыта, ди белгеч. Ул каникул вакытында баланың иминлеге турында да кайгыртырга кирәлеген искәртә. «Каникул вакытында травматизм куркынычы арта. Барлык спорт кирәк-яраклары тәртиптә булуын тикшерегез. Һичшиксез, балалар белән инструктаж үткәрегез, спорт кирәк-яраклары белән шуган вакытта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләгез. Машиналар юлы янында шуу куркынычы турында сөйләгез. Балаларны караучысыз калдырмагыз», — ди Гәрәева. Педиатр сүзләренчә, йокы, ашау режимы гадәти уку көннәрендәге кебек калырга тиеш. Баланың компьютер, телевизор, гаджетлар артында үткәргән вакытын күзәтегез. Аллергия, башка авырулар кискенләшмәсен өчен, майлы, баллы, ысланган продукция, газлы эчемлекләр, цитруслы эчемлекләрне күп бирмәгез. Рационда яшелчә, ит, җиләк-җимеш, сөт продуктларын арттырыгыз. Баланың туклану режимын саклавын күзәтегез. Гәрәева профилактика чаралары турында да онытмаска чакыра. «Җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри. Кешеләр күп җыелган урыннардан кайткач, кулларыгызны һәм битегезне яхшылап юыгыз, борыныгызны юыгыз, авызыгызны, тамакны чайкагыз. Көн саен Д витамины эчү турында онытмагыз. Витамин кытлыгы булган кешеләр салкын тию авыруларына ныграк бирешә, алар еш арый, хәлсезләнә», — ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Футболист Никоноров призвал главу Минспорта Дегтярева развивать массовый спорт

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»

Куклачев поблагодарил врачей за выздоровление после инфаркта

Экскурсию в соседний город организовали для пенсионеров из Лобни