«Рубин» тренеры Леонид Слуцкий Алтайга ял итәргә китте
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-лигасы чемпионатының беренче өлеше тәмамлангач, Казанның «Рубин» командасының баш тренеры Леонид Слуцкий Алтайга ял итәргә киткән. «Алтайның кабатланмас матурлыгы», — дип язган инстаграмда үз сәхифәсендә Казан клубы остасы. Ул Алтай табигате фотоларын куйган.