Түбән Новгородта «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале була
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 25 декабрьдә Түбән Новгородның Тимер юлчылар мәдәният сараенда «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале була. Бу турыда оештыручылар nizgar.ru сайтында хәбәр итә. Анда Дамир Фәисханов җитәкчелегендәге «Туган як» моңнары ансамбле, Илдус Харрясов, Эмиль Абдулхалеков, Түбән Новгородның милли коллективлары, узган елгы бәйгеләр җиңүчеләре катнаша. Фестиваль чарасында татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз итәргә мөмкин булачак, төрле күргәзмә һәм остаханә оештырылачак, диелә бу хәбәрдә. Чарага керү бушлай.