Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә төзелеш һәм шәһәр мохите турында фикер алышуда катнашты
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты 22 декабрьдә Мәскәүгә эш сәфәре белән барды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм шәһәр мохите буенча утырышта булды. Ул эш төркемендә катнашучылар белән РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Дәүләт Советының иртәгә булачак киңәйтелгән утырышы белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләште. Кичә Владимир Путин указы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы составына кертелде .