(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). 2021 елда Татарстанның Актаныш районында Татар дәүләт театрын ачарга ниятлиләр. Бу хакта XX «Идел-йорт» татар халык театрлары фестиваленең нәтиҗәләрен билгеләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.
«2021 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Актаныш халкы һәм татар дөньясы өчен 2021 ел Татар дәүләт театры оешу белән истә калсын, тарихта үзенең эзен калдырсын. Шулай ук киләсе елда әлеге театрның гастрольләрен оештыруны аерым үз өстебезгә алабыз», — диде Данис Шакиров.
Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренчә, егерме ел дәвамында «Идел-йорт» фестивален оештырганда, репертуар, костюмнар, декорацияләр сайлаганда да, камилләштерү юлларын эзләү эше алып барыла. «Өч ел элек фестиваль гомерен татар театр сәнгатенә багышлаган Шамил Закиров исемен алды. Без бу дәрәҗәне акларга тиешбез», — диде ул.
«Бу фестивальне оештыручыларга — Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, жюри әгъзаларына рәхмәт белдерәм. Актаныш районында 99% татар яши. Тарихи бурычыбыз — татар дөньясына иҗади шәхесләр үстерү. Әлбәттә, Татар дәүләт театрын булдыру — зур максатыбыз, теләгебез. Актанышта үткән Театр фестивалендә илледән артык коллектив катнаша. Киләсе елда дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешмәбезме дигән өмет белән эшлибез», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
Кичә Камал театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды .
23 МАЯ РОССИЙСКАЯ МЕЖДУНАРОДНАЯ АКАДЕМИЯ ТУРИЗМА ОТМЕТИЛА СВОЙ 55-Й ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ. ФОТОРЕПОРТАЖ
Эксперт по семейному капиталу Светлана Петрова: «Мой путь предпринимателя был прямой, как стрела»
Афиша театра кукол Бурятии "Ульгэр": Россия, Культура, Театр, Дети - Спектакль "Курочка ряба"
Театрально-кукольные вести из Бурятского театра "Ульгэр": Россия, Культура, Театр, Дети - Серебряные звездочки засветились в буддийском дацане в Иволге
Bungie wins a little walkin' around money in first of its kind jury trial against Destiny 2 cheat maker, but the victory will likely make it even easier for game companies to keep taking cheaters to court
Microsoft reckons its new Prism x86 emulation for Arm PCs is as good as Apple's Rosetta
'Y'all killed it': Survive the Undead, a community-made PvE zombie mode, is bringing players back to Halo Infinite
Представлен кооперативный геймплей Warhammer 40,000: Space Marine 2