Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

«Мөхәммәдия» һәм РИУ студентлары һәр якшәмбе авыл мәчетләрендә дәресләр бирә

0

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Киләчәккә иман белән» хәйрия фонды җитәкләгән «Яшьләр бистәсе» проекты кысаларында Россия Ислам университеты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентлары Татарстан авылларында «Ислам нигезләре» дәресләрен укыта. Бу фондка ике ел булуга багышланган тантанада хәйрия фонды җитәкчесе Морат Әхмәров хәбәр итте.

«Әлеге проектка биш ел. Фонд проектны матди яктан тулаем каплый. Бүгенге көндә студентлар унике авылда укыта. Аларның барысына да, авыл мәчетләрендә укыткан өчен билгеләнгән стипендия түләнә. Әлбәттә, киләчәктә авыллар, шәкертләр саны артыр дип ышанабыз», — диде Мурат Ахмеров.

Студентлар һәр якшәмбе билгеләнгән авылга кайта. Һәр җомга «Мөхәммәдия» һәм РИУ укытучылары аларны авылларда дәрес бирергә әзерли.

«Җомга көнне дәресләрдә туплаган белемнәрен студентлар авылда яшәүче егет-кызларга сөйли. Һәр авылга ике студент — бер егет һәм бер кыз кайта. Билгеле, студент кыз — кызларны, ә егет егетләрны укыта», — диде проект кураторлары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Застройщик Binghatti приобрел сталелитейный завод в Дубае

Грузовик насмерть сбил водителя электровелосипеда в Кунцеве

Свыше 600 детей из Химок бесплатно отдохнут в летних лагерях

Фестиваль классической музыки охватит исторические места Калининградской области