Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Шамил Садыйков гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен медаль белән бүләкләнде

0
Шамил Садыйков гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен медаль белән бүләкләнде

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге шурасы карары нигезендә медаль белән бүләкләнде. Бүләкне Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге җитәкчесе, «Ярдәм» фонды шурасы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. «2020 ел барыбыз өчен дә катлаулы, авыр ел булды. Шулай да без бу елда бирешеп калмадык, планлаштырган эшләребезне башкарып чыктык. Без сездән — журналистлардан башка күп эшләребезне башкарып чыга алмас идек. Чөнки сез халыкны яхшы эшләргә, изгелеккә чакырасыз», — диде Илдар хәзрәт Баязитов. Бүләкне «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов кабул итеп алды. Шушындый ук бүләк Рәмис Латыйповның үзенә дә бирелде. Хәйрия фондлары өчен пандемия чоры сынау чоры булды, диде Илдар хәзрәт. Шулай да «Тормыш юлы» акциясе кысаларында һәр көн 2 мең мохтаҗ кеше җылы ризык белән тәэмин ителде. Чара дәвам итә. Якынча туксан мең кешегә ярдәм күрсәтелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Молодожены из Алтайского края попали в Книгу рекордов России

Три пары из Кузбасса зарегистрируют брак на выставке-форуме «Россия» в Москве

«Молодёжь Москвы» и волонтёры провели патриотические акции в честь Дня Победы

Ефимов: Москва выставит на торги право на КРТ участка в Южном Бутове