Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр

0
Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда басма матбугатны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешмасын төзеделәр. Бу турыда бүген Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында билгеле булды.

Утырыш барышында «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе итеп бертавыштан «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланды.

«Венера Абдулловна – бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны ваклап сату өчен дә көрәшә. Бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү юнәлешендә эш алып барачак. 14 дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары Берлеккә керү турында теләк белдергән инде. 2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Россиядә 74нче урынны алган. Әмма җыелышта катнашучылар сүзләренчә, күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә популярлык казана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение

Московское море: каким оно было?

В России подскочили цены на съем квартир

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю наблюдений